Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Актүбә бистәсе илкүләм җиңү яулады

Россия Федерациясенең "Бөтен уңайлыкларына ия шәһәр тибындагы бистә" бәйгесенең республика этабында икенче урынга чыккан Актүбә бистәсе илкүләм нәтиҗәләр буенча үз категориясендә беренче урынны яулады. Әйтергә кирәк, бәйге бик саллы иде - анда 176 муниципаль берәмлек катнашты, алар 6 төр категориядә бәяләнде. Сүз дә юк, мондый зур җиңүләргә бер көнлек эшне...

Россия Федерациясенең "Бөтен уңайлыкларына ия шәһәр тибындагы бистә" бәйгесенең республика этабында икенче урынга чыккан Актүбә бистәсе илкүләм нәтиҗәләр буенча үз категориясендә беренче урынны яулады. Әйтергә кирәк, бәйге бик саллы иде - анда 176 муниципаль берәмлек катнашты, алар 6 төр категориядә бәяләнде.

Сүз дә юк, мондый зур җиңүләргә бер көнлек эшне генә күрсәтеп ирешә алмыйсың. Моңа тынгысызлык, тырышлыкта еллар үтүе кирәк. Яңа төзелешләр, юллар торышы, экологик халәт, урамнар төзеклеге, тулы канлы тормыш белән яшәү өчен тудырылган уңай шартлар... - бистәнең узган елгы сулышы фотоальбомнар, видеофильмнар аша бар яклап бәян ителде.

Ә күрсәтер, бәяләрлек эшләр шактый һәм без аларны "Маяк" газетасы битләрендә дә һәрдаим яктыртып киләбез. Әлбәттә, мондый мәртәбәле бәйгедә җиңеп чыгуда бистәдә яшәүче халыкның активлыгы, булганның кадерен белеп, саклап тотарга омтылышы, үз өлешен кертергә тырышуы да зур роль уйный.

Афәрин, актүбәлеләр, бәйгедә җиңүегез белән сезне! Киләчәктә дә бистә шулай яңа үрләр яулап, матур яшәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Актүбә бистәсе илкүләм җиңү яулады