Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның “Акчарлак” ресторанында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм узды

Без мәрхәмәтлерәк була барабыз. Язмыш сынауларына дучар булганнарга ярдәм кулы сузучылар, башкалар кайгысын үзенең йөрәге аша уздыручылар артканнан-арта. Быелгы инвалидлар декадасында башкарыла торган чараларда моңа тагын бер кат инанасың. 3 декабрдә шәһәребезнең "Акчарлак" ресторанында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен узган бәйрәм кичәсе дә күңелне кузгата торган мизгелләргә бай булды. Әнә,...

Без мәрхәмәтлерәк була барабыз. Язмыш сынауларына дучар булганнарга ярдәм кулы сузучылар, башкалар кайгысын үзенең йөрәге аша уздыручылар артканнан-арта. Быелгы инвалидлар декадасында башкарыла торган чараларда моңа тагын бер кат инанасың. 3 декабрдә шәһәребезнең "Акчарлак" ресторанында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен узган бәйрәм кичәсе дә күңелне кузгата торган мизгелләргә бай булды.

Әнә, балалар церебраль параличы белән авыручы 9 яшьлек Диананың куанычы йөзенә елмаю булып кунган. Шушы кадәр халык арасында бераз югалып та калган кебек, әмма янында ышанычы, таянычы - әнисе.

-Мондый бәйрәмнәргә еш килергә тырышабыз. Кызыбыз аралашырга ашкынып тора, - ди Гөлшат ханым.

Диана шәһәребезнең 6 нчы балалар бакчасында тәрбиячеләр, белгечләр тырышлыгы белән йөрергә, калак, кружка тотарга, сөйләшергә өйрәнгән. Әлеге бакчада физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус төркем бар. Ислам да анда йөргән. Хәзер әнә башкалар янында үзен иркен тота, аралаша.

-Атта йөрергә бик ярата. Актүбә ипподромына алып барам, әмма вакыты җайсызрак. Үзебезнең Азнакайда да ат спорт мәктәбе булсын иде, - ди әтисе Ирек.

Кечкенә Наиләнең бисер белән чигү, камырдан, балчыктан сыннар ясау нечкәлекләренә төшенәсе килә. Аны шәһәребезнең 3 нче мәктәбеннән килеп өйдә укыталар. Әбисе Галимә сүзләренә караганда, беренче сыйныфта кул эшләре дәресе кергән, ә хәзер программада каралмаган дип туктатылган.

-Мин дә, әнисе дә - эштә, көнозын үзенә бер шөгыль булыр иде, - ди ул.

Шулай да Наиләнең эше җитәрлек: аквариумдагы балыкларны, тутый кошны ашатасы, тренажерларда физик күнегүләр ясыйсы, дәресләр әзерлисе... Һич ямансулап утыра торган түгел!

13 яшьлек Илфат үскәч программист булырга хыяллана. Әнисе әйтүенчә, компютерны биш бармагы кебек яхшы белә.

Ә бүген аның кебекләрнең гади теләкләре тормышка ашты: алар әкият геройлары һәм клоуннар белән рәхәтләнеп уйнадылар, биеделәр, җырладылар, бүләкләр алдылар.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин әниләргә һәм әтиләргә сабырлыклары, көчле рухлы булулары өчен рәхмәтен җиткерде һәм алга таба да кулдан килгәнчә ярдәм итәргә ышандырды.

Районда инвалид бала тәрбияләүче аналарның ирекле җәмгыяте эшли.

-Дүрт стена эчендә баласы белән бикләнеп утыручы әниләр бар. Күбесе үзенә нәрсә тиеш икәнен дә белми. Аларга мәгълүмати ярдәм күрсәтәбез. Медицина белгечләре җитми. Тернәкләндерү чараларына мохтаҗбыз. Гади генә "ходуля" да 30 мең сум тора. Рәхмәт район җитәкчеләренә, бер генә мөрәҗәгатебез дә игътибарсыз калмый, - ди җәмгыять җитәкчесе Елена Исламова. Ул шулай ук 2 декабрьдә татар эстрада йолдызлары куйган хәйрия концертыннан алган тәэсирләре белән дә уртаклашты. -Азнакайлылар өчен зур бер горурлык кичердем! Күпме гаиләгә, балага шатлык, өмет бүләк иттеләр, - диде.

Бүгенге көндә районда дүрт меңнән артык инвалид яши. Шуның 294 е - балалар. Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев декада барышында аларның һәрберсенә ярдәм күрсәтеләчәген белдерде. Ул тагын бер куанычлы хәбәр җиткерде: шушы көннәрдә район үзәк китапханәсендә сукырлар өчен махсус компьютерлы һәм китаплы зал ачылачак.

13 декабрьдә, елдагыча, Хәйрия телемарафоны уздырыла. Быел да азнакайлылар йөрәк җылысына кушып, мохтаҗларга ярдәм кулы сузарлар дип ышанабыз. Бер рәхмәт мең баләдән коткара диләр. Ә без меңнәрне рәхмәтле итеп, аларның тоташ болыттан диярлек торган тормышына кояш нурлары сибик, тамчы кадәр булса да авырлыкларын җиңеләйтик.!

Резеда ШӘРИПОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның “Акчарлак” ресторанында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм узды