Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Эльвира Галиева Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

15-17 май көннәрендә башкалабыз Казанда татар хатын-кызларының өченче Бөтендөнья форумы пленар утырышын үткәрде. Бөтендөнья форумына Азнакайдан да делегация барды. Районның "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Эльвира Галиева Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Без Эльвира Сәйлүн кызыннан әлеге чарадан алган тәэсирләре белән уртаклашуын сорадык. - Форум программасы бик...

15-17 май көннәрендә башкалабыз Казанда татар хатын-кызларының өченче Бөтендөнья форумы пленар утырышын үткәрде.
Бөтендөнья форумына Азнакайдан да делегация барды. Районның "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Эльвира Галиева Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Без Эльвира Сәйлүн кызыннан әлеге чарадан алган тәэсирләре белән уртаклашуын сорадык.
- Форум программасы бик тыгыз, мавыктыргыч иде. Чит илләрдән килүчеләргә башкалабызның иң мәшһүр урыннарын, халкыбызның йөзек кашы булган кыйммәтләрне күрсәтергә тырышканнар, - диде ул. - Үзенең чыгышында "Ак калфак" республика хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова азнакайлылар эшчәнлеген күп өлкәдә өлге итеп куйды. Шул ук "Димчеләр", "Пар канатлар" клублары оештыруыбызны, балалар бакчаларында сабыйларны бишек җырлары астында йоклату, хәйрия чараларын, социаль яктан имин булмаган гаиләләр белән эшләү тәҗрибәсен, бергәләп җиләккә, дару үләннәренә йөрүебезне, чигү кебек кул эшләре остаханәсе ачарга җыенуыбызны... - барсын да хуплап, башкаларга да тәкъдим итте. Мин инде аннан соң ни сөйләрмен дип борчылып та алган идем, әмма башкарган эшләребез җитәрлек, алар хакында дикъкать белән тыңладылар, безнең җирлектә туган яңа йолалар, аерым алганда, Чатыр тау җыены зур игътибар уятты. Соңыннан аерым килеп сорау бирүчеләр, тагын да тәфсилләбрәк кызыксынучылар да булды. Азнакайның нинди сулыш белән яшәве, оешмабыз хакында чит ил кунаклары да бик күп мәгълүмат алып китте.
Әңгәмәдәш Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның “Ак калфак” татар хатынкызлары оешмасы җитәкчесе Эльвира Галиева Бөтендөнья татар конгрес...