Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның ак халатлы фәрештәсе

Урсай авылы егете Рамиль Зарифуллин Камиль белән Нәзирә гаиләсендә икенче бала булып дөньяга аваз сала. Гаиләдә алар биш бала. Барысы да югары белемле, тәрбияле, зыялы. Бүген алар илебезнең төрле шәһәрләрендә гаиләләре белән яшиләр. Нәзирә апаның биш шатлыгы, кызганыч, Камиль абый гына мәрхүм инде. Рамиль урта мәктәпне тәмамлагач, Казан медицина институтында...

Урсай авылы егете Рамиль Зарифуллин Камиль белән Нәзирә гаиләсендә икенче бала булып дөньяга аваз сала. Гаиләдә алар биш бала. Барысы да югары белемле, тәрбияле, зыялы. Бүген алар илебезнең төрле шәһәрләрендә гаиләләре белән яшиләр. Нәзирә апаның биш шатлыгы, кызганыч, Камиль абый гына мәрхүм инде.

Рамиль урта мәктәпне тәмамлагач, Казан медицина институтында белем ала. Һөнәре буенча - теш табибы. Тымытык участок сырхауханәсендә теш табибы, аннан баш табиб вазифасын да йөклиләр аңа. Бер урында 30 ел хезмәт стажы бар! Бу күп нәрсә турында сөйли.

Ул - чын мәгънәсендә ак халатлы фәрештә. Тыныч холыклы, сабыр, төгәл. Хәлләреңне сораштырыр, бераз гына авырттырыр, дип сак кына кисәтер дә, эшенә керешер. Эш сәгате белән хисаплашмый, иртә дими, кич дими, шәфкать туташларын да көтеп тормастан, авыруларны кабул итә башлый. Шундый табиблар күбрәк булса иде, дип теләргә генә кала. Аның хезмәтен авырулар гына түгел, җитәкчеләр дә югары бәяләде.

Ир-егетлек бурычларын үтәде ул: менә дигән йорт төзеде, мәгариф өлкәсендә эшләүче Миләүшә белән инсафлы, тырыш 3 бала үстерделәр, бакчаларына керсәң - үзе бер хозурлык! 75 яшен тутыручы әниләрен хөрмәтләп, ул горурланырлык итеп яшиләр.

Рузилә Зарипова, Урсай авылы ветераннар оешмасы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның ак халатлы фәрештәсе