Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның 9 нчы мәктәбеендә Ачык ишекләр көне узды

Шәһәребезнең 9 нчы урта мәктәбе булачак беренчеләр өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрде. Мәктәп безне ачык каршылады. 4 нче сыйныф укучыларының да, парта артына 2 ай элек кенә утырган 1 нче сыйныф укучыларының да күрсәтерлек һөнәрләре җитәрлек иде. Алар биеделәр, җырлап та күрсәттеләр, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, төрле уен-бәйгеләрдә көч сынаштылар....

Шәһәребезнең 9 нчы урта мәктәбе булачак беренчеләр өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрде.


Мәктәп безне ачык каршылады. 4 нче сыйныф укучыларының да, парта артына 2 ай элек кенә утырган 1 нче сыйныф укучыларының да күрсәтерлек һөнәрләре җитәрлек иде. Алар биеделәр, җырлап та күрсәттеләр, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, төрле уен-бәйгеләрдә көч сынаштылар.


Мәктәп директоры А.Шәкүрова килгән кунакларны белем учагының тарихы, уңышлары һәм традицияләре белән таныштырды, экскурсия оештырды. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Р.Низамова башлангыч сыйныфларда белем бирү программалары хакында сөйләде.


-Бездә укыту "Перспектив башлангыч мәктәп" һәм "Россия мәктәбе" программалары нигезендә алып барыла. Тәҗрибә күрсәткәнчә, һәр икесе дә балалар өчен уңай санала, - диде ул.


В. Газыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның 9 нчы мәктәбеендә Ачык ишекләр көне узды