Азнакайның 8 нче мәктәбендә су краннары бормыйча да эшли
Без подъезд эчендәге яктырткычларның үзләре янып-сүнүенә дә, супермаркетларда ишекләрнең үзләре ачылып-ябылуына да гаҗәпләнмибез хәзер. Кулны югач, җилләткеч астына тыгып киптерү әллә кайчаннан гадәти хәл. Шәһәребезнең 8 нче мәктәбендә исә су краннары да шундый: астына кулны сузу белән су ага, алу белән үзеннән-үзе туктый. Элек боларны чит илдә генә күрә идек....
Без подъезд эчендәге яктырткычларның үзләре янып-сүнүенә дә, супермаркетларда ишекләрнең үзләре ачылып-ябылуына да гаҗәпләнмибез хәзер. Кулны югач, җилләткеч астына тыгып киптерү әллә кайчаннан гадәти хәл. Шәһәребезнең 8 нче мәктәбендә исә су краннары да шундый: астына кулны сузу белән су ага, алу белән үзеннән-үзе туктый. Элек боларны чит илдә генә күрә идек. Бүген исә балаларыбыз шундый уңайлыкларны күреп үсә.
Тәҗрибә сыйфатында мондый сенсор смесительләр әлегә бер генә мәктәптә урнаштырылган.
- Балалар артларыннан кранны ябарга онытучан. Күпме су исраф булып ага. Яңа җиһазлар урнаштырылгач, файдасы күзгә күренерлек, - ди директор Азат Хәмидуллин.
Укучылар бу яңалыкка тиз ияләшкән. Бердән, уңайлы, икенчедән артыңнан: "Кранны кем яба?" - дип кисәтеп торучы юк.
Гомумән, мәгариф учреждениеләрендә энергоресурсларны саклауга игътибар зур. Ни дисәң дә, бюджет акчасының тиене дә санаулы.
- Һәр учреждениедә исәпкә алучы җиһазлар урнаштырылган. Алар кайда күпме су һәм ут куллану турында тулы мәгълумат бирә. Энергия саклауны күзәтү буенча җаваплы затлар төнге рейдлар, ай саен мониторинглар үткәрәләр, артык чыгымнарның сәбәпләрен ачыклыйлар һәм аларны юк итү өчен кичекмәстән чаралар күрәләр, - ди мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова.
Педагоглар һәм техник персонал белән атна саен аңлату эшләре дә алып барыла. Штаттан тыш хәлләр туганда, югалтуларга юл куймас өчен идарәнең үз инженер хезмәте бар.
Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында утны экономияләү максатларында гадәти лампаларны светодиод лампаларга актив алыштыра башлаганнар. Мондый кыйммәтле лампочкаларга акча каян алалар дисезме? Мәгариф идарәсенең энегрия саклау буенча белгече Марта Хәсәншина белдерүенчә, макулатура җыеп тапшырган акчага башкарыла икән бу эш. Әнә шулай ике куянны берьюлы аталар: укучылар өчен тәрбия чарасы да, экономия дә. Узган ел барлыгы 5591 лампадан 2713е алыштырылган.
- Мәктәпнең һәр катында ут өчен җаваплы кешеләр билгеләнде. Алар вакытлы-вакытсыз янган лампочкаларны карап, сүндереп торалар. Мәгариф идарәсеннән ай саен кемнең күпме энергия тотканы турында нәтиҗәләр җибәрелә, без аларны анализлыйбыз, тиешле чаралар күрәбез. Ел азагына ут 33 процентка артыграк тотылган иде. Хәзер без бу күрсәткечне 19 процентка кадәр киметтек. Әле моның өстендә тагын эшлисе бар, - ди Кәкре Елга урта мәктәбе директоры Илнур Имаметдинов.
Гомумән алганда, ут буенча 13 нче "Рябинка" балалар бакчасы һәм 9 нчы урта мәктәптә; салкын су буенча 8 нче "Гнездышко" балалар бакчасы һәм Азнакай 2 нче урта мәктәбендә, кайнар су буенча Актүбәнең 5 нче "Золотой ключик" балалар бакчасы һәм 3 нче урта мәктәбендә; газ буенча 13 нче "Рябинка" балалар бакчасы һәм 6 нчы урта мәктәптә экономия буенча күрсәткечләр иң яхшы.
Мәгариф учреждениеләрендә җылылыкны саклау да төп бурычларның берсе булып кала. Һәрберсендә торбалар изоляцияләнгән. Райондагы 23 мәктәпнең 14ендә капиталь ремонт вакытында пластик тәрәзәләр куелган, тышкы ишекләр, җылылык системасы алыштырылган. Быел гимназия, Урманай һәм Актүбә коррекцион мәктәбе дә яңарачак.
Балалар бакчаларына килгәндә, капиталь ремонт буенча республика программасы аларда да башлана. Бу бәхет беренчеләрдән булып шәһәребезнең 6 нчы балалар бакчасына елмайган. Җылылык буенча 1 нче "Аист" балалар бакчасы һәм 8 нче урта мәктәп иң сакчыллардан.
- 8 нче мәктәп янкормасындагы корпуста тәрәзәләребез пластик, ә төп бинада - агачтан. Аларны җилдән һәм салкыннан искечә кәгазь ябыштырып ышыклыйбыз, - ди 3 нче "Айсылу" балалар бакчасы мөдире Ләйлә Хафизова.
Тамчыдан күл җыела дип юкка гына әйтмәгәннәр. Бу файдасыз исраф ителгән утка-суга, җылылыкка да, сакчыллыкка да кагыла.
Резеда ШӘРИПОВА
Саннар һәм фактлар
Узган ел мәгариф идарәсе буенча энергоресурсларга экономия:
Газга - 13,67%
Җылылыкка - 10%
Электр энергиясенә - 3,52%
Кайнар суга - 4,17%
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев