Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның 4 мәктәбе “Мәктәп – наркотикларсыз мохит” республика акциясендә җиңде

Азнакай муниципаль районының мәгариф учреждениеләре яшүсмерләр арасында психоактив матдәләрне куллануга каршы киңкырлы профилактик эшчәнлек алып бара. "Мәктәп - наркотикларсыз мохит" республика акциясендә катнашып, районыбызның 4 гомумбелем бирү мәктәбе җиңүчеләр рәтенә керде. ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлеге әйдәр советнигы Юлия Пухова, биология фәннәре кандидаты,...

Азнакай муниципаль районының мәгариф учреждениеләре яшүсмерләр арасында психоактив матдәләрне куллануга каршы киңкырлы профилактик эшчәнлек алып бара. "Мәктәп - наркотикларсыз мохит" республика акциясендә катнашып, районыбызның 4 гомумбелем бирү мәктәбе җиңүчеләр рәтенә керде.

ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлеге әйдәр советнигы Юлия Пухова, биология фәннәре кандидаты, доцент, сәламәтлек саклау технологияләре буенча программа һәм проектлар кураторы Сания Галеева, мәктәптән тыш эш республика Үзәге методисты Елена Уткина, РФнең Татарстан буенча наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәте идарәсе вәкилләре катнашында эксперт комиссиясе Азнакай шәһәренең 3 нче, 4 нче, 9 нчы һәм Актүбә бистәсенең 1 нче мәктәбендә булып, аларның наркотикларга каршы юнәлештәге эшчәнлеге белән танышты. Һәр мәктәптә бу өлкәдә башкарылганнар турында директорлар ата-аналар берлеге, прокуратура, эчке эшләр бүлеге, социаль яклау идарәсе, яшьләр эшләре буенча идарә вәкилләре каршында хисап тотты.

Ата-аналар комитеты әгъзалары мәктәп һәм ата-аналар арасындагы үзара хезмәттәшлек, элемтәләр хакында сөйләде. "Мөстәкыйль балалар" наркотикларга каршы ведомствоара республика проектында катнашучылар һәм мәктәп үзидарәсе лидерлары үзләрендә алып барылган проектлар, акцияләрне тәкъдир итте.

Әйтик, 3 нче мәктәптә бу юнәлештә эш тиешле югарылыкта алып барыла. Комиссия алдында чыгыш ясаган мәктәп директоры Надежда Махонина тәҗрибә белән таныштыруны социаль паспортны шәрехләп башлады. Шәһәрнең бу төбәгендә шәхси сектор зур урын били. Спиртлы эчемлек, тәмәке белән сату итүче сәүдә нокталары җитәрлек.

Ял итү, күңел ачу урыннары да якында урнашкан. Кыскасы, яшүсмерләрне ымсындыру объектлары күп. Мәктәп ПДН белән даими элемтәдә яши, ата-аналар белән максатчан эш алып бара. Моның уңай нәтиҗәсе: балаларның мәктәптән соңгы вакытларын ничек үткәрүләре һәрчак игътибар үзәгендә. 2012 елда балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә учетта биш бала торса, бүгенге көндә андыйлар ике.

Әлбәттә, даими үткәрелеп килүче чаралар, наркотиклар куллануга каршы оештырылган акцияләр, патриотик тәрбия, социаль яклау идарәсе белән хезмәттәшлек...- болар барсы да үтемле һәм үз нәтиҗәсен бирә.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев районыбыз мәктәпләренең бу юнәлештә башка ведомстволар белән бергәләп, максатларны уртак итеп, отышлы эшләвен ассызыклады.

Лиза НУРЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның 4 мәктәбе “Мәктәп – наркотикларсыз мохит” республика акциясендә җиңде