Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның 3нче “Айсылу” балалар бакчасында “Күңелле балачак” бәйрәме узды

Ниһаять, балалар сагынып көткән, үзенең эссе көннәре, матур чәчәкләре белән сөендергән җәй дә килеп җитте. Ә җәйнең беренче көне иң матур бәйрәм - Халыкара балаларны яклау көне белән башланып китә. Шушы бәйрәмгә багышлап һәм җәйне каршылау уңаеннан Азнакайның 3нче "Айсылу" балалар бакчасында "Күңелле балачак" дип аталган бәйрәм узды. Тәрбиячеләр һәм...

Ниһаять, балалар сагынып көткән, үзенең эссе көннәре, матур чәчәкләре белән сөендергән җәй дә килеп җитте. Ә җәйнең беренче көне иң матур бәйрәм - Халыкара балаларны яклау көне белән башланып китә.

Шушы бәйрәмгә багышлап һәм җәйне каршылау уңаеннан Азнакайның 3нче "Айсылу" балалар бакчасында "Күңелле балачак" дип аталган бәйрәм узды.

Тәрбиячеләр һәм балалар цирктагы клоуннар булып киенеп, кызыклы уеннар уйнадылар, җырлар башкардылар, биюләр биеделәр. Ә балалар өчен иң кызыгы сабын куыклары кабартып уйнау булды.

Менә шулай шау-гөр килеп, каршы алдык без җәйне. Балаларыбызны бәхетле итеп күрү безнең өчен зур сөенеч. Шуңа күрә иң мөһиме -балаларыбыз сау-сәламәт булсын, балачаклары бәхетле, алдагы гомер юллары шатлык һәм уңышлардан гына торсын.

Л.Сабирҗанова, Л.Бадертдинова,

тәрбиячеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның 3нче “Айсылу” балалар бакчасында “Күңелле балачак” бәйрәме узды