Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның 28нче кварталында ифтар ашы үтте

Июнь ае игелекләр белән тулы булды. Шимбә - 30 июль көнне 28 нче кварталда ишегалды бәйрәме, ифтар ашы узды. Оештыручысы - ТСЖ җитәкчесе Марат Солтанов булды. "Салкын булмасмы икән?", - дип кенә чыккан идем. Юкка борчылганмын икән. Коръән авазын ишетүгә, эчкә җылылар кереп китте. Зур итеп чатыр корып куйганнар, мул...

Июнь ае игелекләр белән тулы булды. Шимбә - 30 июль көнне 28 нче кварталда ишегалды бәйрәме, ифтар ашы узды. Оештыручысы - ТСЖ җитәкчесе Марат Солтанов булды. "Салкын булмасмы икән?", - дип кенә чыккан идем. Юкка борчылганмын икән. Коръән авазын ишетүгә, эчкә җылылар кереп китте. Зур итеп чатыр корып куйганнар, мул өстәл япканнар. Йөзләп кеше кереп утырдык. Азат хәзрәт бик тә эчтәлекле итеп вәгазь сөйләде. Аның максаты нәкъ менә балаларны, яшьләрне динебезгә якынайту иде. Сөйләгән вакытта балалар белән дә аралашырга өлгерде. Ифтар вакыты кергәч, кечкенә генә малай искиткеч матур итеп коръән аятләре укыды. Аннан соң авыз ачып, барыбыз да ифтар кылдык. Ишек алдында тәмле итеп пешерелгән пылау бар кешегә дә җитте. Марат Инсаф улы һәммәбезне дә ифтар белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.

"Су башыннан болгана", - диләр бит. Ә мин "Су башыннан чистара", - дияр идем. Безнең тирәгә килсәгез, үзегез дә күрерсез. Тигез итеп җәелгән асфальт, тирә-юнь чип-чиста. Ишек алды, подъезд җыештыручылар һәм башка хезмәткәрләр бердәм булып бер гаилә кебек эшлиләр. Без - кварталда яшәүчеләр, үзебез дә бер гаилә кебек, бәйрәмнәрен дә бергә үткәреп, матур итеп яшибез. Менә бүгенге бәйрәм дә шуның ачык мисалы. Аны оештыручыларга һәммәбез дә бик рәхмәтле калдык.

Зәйтүнә әби АТНАГУЛОВА, шушы кварталда яшәүче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның 28нче кварталында ифтар ашы үтте