Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның яшь лидерлары – җитәкче урыннарда

Дистә елдан артык җирле үзидарә көне уңаеннан мәктәп укучылары белән бергә Дублер көне дә уздырылып килә.

Быел да җирлегебезнең җитәкче постлары белән якыннанрак танышу чарасына мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары – иҗтимагый лидерлар, уку алдынгылары, булачак һөнәрләрен инде сайлап куйган 50 гә якын егет-кыз килде. Хакимияттә бер-берләре белән танышканнан соң, дублерлар һәм җитәкчеләр бергәләп эш урыннарына юнәлделәр.

Район башлыгы кәнәфиенә 8нче мәктәпнең иң яхшы укучыларының берсе, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика Советы,  районның иҗтимагый совет һәм яшьләр парламенты әгъзасы, район балалар иҗтимагый оешмалар советы  рәисе, шәһәрнең 8 нче мәктәбе укучысы Азалия Таҗиева утырды. Ул үзен бик иркен тотты. Марсель Зөфәр улы белән мәктәп тормышы, иҗтимагый эшчәнлек турында сөйләшеп алдылар. Азалия үзе дә район башлыгыннан бик күп нәрсәләр турында сорашты. Әйтик, аны җитәкчебезнең мәктәп елларында кем булу хыялы, карьера үсеше, шәһәребезнең киләчәктәге архитектурасы, районның инфраструктура өлкәсе һәм тагын бик күп нәрсәләр  кызыксындырды.

Берничә сәгать дәвамында җитәкчеләр белән көндәлек эш-мәшәкатьләрдә кайнап, бу вазифаның нидән гыйбарәт булуын, аның үзенчәлекләрен төшенеп, алар кабаттан район Советының утырышлар залына җыелды. Биредә Дублер көне тәэсирләре белән уртаклаштылар, аңа нәтиҗә ясадылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев