Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның торак-коммуналь хуҗалыгы үзенең ветераннарын мул табынлы бәйрәмгә дәште - ФОТО

Торак-коммуналь хуҗалыгы үзенең ветераннарын хөрмәтләде.

Йөздән артык кеше җыелган залда күтәренке рух хөкем итте. Мәдәни үзәк үзешчәннәре аларны моңлы җырлары белән дәртләндерсә, җитәкчеләр озак еллар шушы авыр һәм җаваплы тармакта хезмәт куйганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты.

–Шәһәр әле татлы йокыда чакта, иртәнге дүрттә, биштә урамнарны, подъездларны җыештырып, сез халыкның яхшы кәеф белән эшкә китүен, уңайлы көнкүрешен кайгырткансыз. Ә бит сез эшләгән ул дәверләрдә күп нәрсә кул көче белән башкарылган, бу авырлыкларга түзгәнсез, тармакка бар көчегезне биргәнсез. Без моны олы бәялибез, сезнең хезмәтне тирәнтен хөрмәт итәбез, – дип башлады бәйрәм белән тәбрикләү сүзен район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Аның изге теләкләренә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, тармак җитәкчеләре дә кушылып, котлаулар бәйрәм буена дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев