Азнакайның «Рябинка” балалар бакчасы бәйрәм итте
13 нче «Рябинка» балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме ел саен зурлап уздырыла.
Бу елда да җырлап-биеп, төркемнән-төркемгә йөреп, балалар сөрән сукты. Бәйрәмдә 9 нчы санлы «Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә катнашты.
Бәйрәмнең ачылу тантанасыннан соң милли уеннар башланды: кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату, аркан тарту, су ташу, капчык киеп йөгерү. Барлык уеннарда да балалар теләп катнаштылар, үз-үзләрен кыю тоттылар. Барысына да бәйрәм бик ошады, ахырда һәр балага бүләк таратылды.
Әлфия Шәфыйгуллина, бакча мөдире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев