Азнакайның Монолит микрорайонында чаналарда узыштылар
Монолит микрорайонындагы спорт һәм балалар мәйданчыгы кыш көннәрендә дә буш тормый.
Кар юк дип тормады, 4 нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Нурия Хаҗипова балалар өчен таучык та булдырды.
- Кар тавын ясауда УТТ һәм “МППБиО” коллективлары хезмәткәрләренең ярдәме зур булды. Аларга бик рәхмәтлемен. Балалар рәхәтләнеп шусыннар гына, - ди Нурия Касыйм кызы.
Бу ялларда анда “Монолитта санифест” бәйрәме уздырдылар. Чана шуарга сабыйлар да, өлкәннәр дә килгәннәр иде. Соңыннан алар барысы бергә җыелып, чыршы тирәли җыр җырлап әйләнделәр. Чарада катнашучылар өчен Нурия Хаҗипова татлы бүләкләр дә әзерләгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев