Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның күләгәдә калган батыры

Россия тарихында милләттәшләребезнең, якташларыбызның тоткан урыны бик зур.

Мин алар белән бик горурланам һәм аларның күрсәткән батырлыкларына, чыдамлыкларына, сокланам. Бигрәк тә Бөек Ватан сугышы геройлары, партизаннар хәрәкәте турында укырга яратам. Ләкин бездән ерак түгел генә бер авылда мин горурланган җәлилчеләрнең берсе яшәгән дип уйлый да алмый идем.

Азнакай районы Октябрь Бүләк авылында туган Гомәр Шәехвәли улы Асибәковның да тормышы 1941 елның июненә кадәр башкаларныкыннан бернәрсәсе белән дә аерылмый диярлек.1917 елда туа, колхозның беренче тракторчы булган егетне 1940 елда, хәрби хезмәтен үтәп кайткач та, үз урынына куялар. Озак та тормый , үз тиңен табып, тормыш та корып   җибәрә.

1941 елның июль аенда ук ул сугышка алына. Полтава юнәлешендә барган сугышларда катнаша,  чолганышта калып, әсирлеккә эләгә.

Тора-бара, кырык үлем аша үтеп, ул Польшага барып чыга  һәм татар легиончысы булып китә. Шулай итеп, 1941нче елның көзендә Польша территориясендә оешкан  “Идел-Урал” легионына  килеп эләккән һәм   яшерен көрәш алып барган легионерлар арасында Әмир Үтәшев, Нигъмәт Терегулов белән бергә райондашыбыз Гомәр Асибәков та була.

“Идел-Урал” легионының соңгы  батальонын немецлар Җәлил группасын кулга алганнан соң озак та үтми Франциянең  Ле-Пюи дигән шәһәренә күчерәләр. Бу батальонны фашистлар француз макларына каршы көрәштә файдаланырга ниятләгән. Ләкин батальонның шактый өлеше партизаннар ягына качып, француз Каршылык хәрәкәте сафларына кушыла һәм Францияне немец-фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашалар.  Аларны, хәтта, француз партизаннарына үрнәк итеп куялар. Татар егетләре үзләрен кыю, куркусыз итеп таныталар,  куелган бурычларны төгәл үтиләр. Батырлыклары өчен Француз ордены белән бүләкләнүчеләр арасында Гомәр Асибәков та була.

Чит илнең читен минутлары күп була,әлбәттә.Ләкин иң авыры алда булып чыга шул.Үз илендә аны җиңүче итеп түгел, ә хыянәтче итеп каршылыйлар.Ул ветераннар исемлегенә кертелми, сугышта катнашучыларга бирелә торган ташламалар да аңа кагылмый. Сугышка кадәр эшләгән тракторын да бирмиләр.  Ул бервакытта да үзенең ниләр күрүен, француз партизаны булуы турында сөйләми. Бернигә дә карамыйча, Гомәр абый сабыр, түзем,тырыш, ихтыяр көченә ия шәхес булып кала.

Нәкъ илле елдан соң аны командиры Әмир Үтәшев таба һәм исемен аклауга ирешә. Соңлап булса да, сугышта катнашучылар исемлегенә кертелә, II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Аклануын ишеткәч, күз яшьләре белән елый Гомәр абый.

Исәннәрнең - кадерен, сугыш корбаннарының исемен белик. Гомәр абый кебек, Ватан каршында булган бурычын тулысынча үтәп тә, үз илендә чит булып яшәргә мәҗбүр булганнар каршында без икеләтә бурычлы.

Юныс Шәйхулов

Җиңү бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев