Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның “Ак калфагы” – утырмада - ФОТО

Гүзәл затлар алда торган Әниләр көнен үткәрү, янгыннан зыян күргән гаиләгә ярдәм итү, кышын кул эшләренә өйрәнү буенча осталык класслары ачу кебек чаралар оештыру хакында сөйләштеләр.

Районыбызның Эльвира Галиева җитәкчелегендәге хатын-кызлар советы каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы җәйге мәшәкатьләрдән арынып, мул табынлы утырмага җыелды.

Ансы, эш күп чор дип торылмады, “Ак калфак” җәйләрен дә чаралар үткәреп килде. Ә көз инде ул алга аерата планнар корыр иркенрәк чак. Гүзәл затлар алда торган Әниләр көнен үткәрү, янгыннан зыян күргән гаиләгә ярдәм итү, кышын кул эшләренә өйрәнү буенча осталык класслары ачу кебек чаралар оештыру хакында сөйләштеләр. Авылларда башлангыч оешмаларның эшен җанландыру кирәклеге хакында да тәкъдимнәр әйтелде.

Уңган хуҗабикәләр пешергән бәлеш, пирог, чәк-чәк һәм тагын әллә нинди төрдәге милли ризыклы табын артында барган сөйләшү борынгы җырларны хәтердә яңарту белән бергә үрелеп, чып-чын бәйрәм төсен алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев