Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның «Ак калфагы» солдат егетләребезне Яңа ел белән котлап хат язды

Яңа елны каршыларга әзерлек барган бу көннәрдә “Ак калфак”ның Азнакай район оешмасы ханым-туташлары илебезнең төрле почмакларында хәрби хезмәт үтүче егетләребезне районның бөтен аналары исеменнән якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, аларга 65 хат язып салдылар.

Районның иҗтимагый тормышында иң актив җәмәгать оешмаларыннан берсе булган “Ак калфак” солдат егетләребезгә шундый хатлар язуны матур гадәткә кертте. Бу юлы да оешма җитәкчесе Эльвира Галиева әүвәл елллык эшчәнленең иң истәлекле, мөһим вакыйгаларына тукталды, киләсе елларга ниятләнгән чаралар белән таныштырды. Әйе, “Ак калфак”ның милли гореф-гадәтләребезне яңарту, гаиләдә, җәмгыятьтә хатын-кызларның дәрәҗәсен, тоткан ролен үстерүдә үз алдына куйган бурычлары бик җитди һәм сүз дә юк, бар яклап хуплауга лаек.

Хәрби хезмәттәге Азнакай улларына хатлар язганда әниләр гаиләдә балалар тәрбияләү, үзара мөнәсәбәтләр хакында да эчкерсез сөйләшеп алдылар. Күңел җылысы салынган, наз тулы бу хатларны алар адресатларына юллау өчен республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнигы Рәдиф Камалеевка тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев