Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның 2 нче ТОСы балаларга шәп кәеф өләште

Җәй – балалар аеруча көтеп алган фасыл.

Аны күңелле дә, файдалы да итү өчен шәһәренң 2 нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе Гөлфия Шәрәфетдинова үзенең активистлары белән нинди генә чаралар уйлап тапмый. Шуларның берсе – Балаларны яклау көне уңаеннан, 8 нче мәктәп укытучылары, “Алтын балык” балалар бакчасы коллективы катнашында, киң колач белән узды. Анда кызлар-малайлар рәхәтләнеп күңел ачты, бәйгеләрдә көч сынашты. Бәйрәмне истәлекле дә, бүләкле дә итүдә иганәче В.А.Поповның да зур ярдәме тиде.

–Сабыйларның шат авазларын ишетү, елмаюлы карашларын күрүдән дә олы сөенеч юк, – ди ТОС җитәкчесе Гөлфия Шәрәфетдинова. –Җәй озын әле, шәт, мондый очрашулар тагын да булып торыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев