Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайнның күрше районнар белән элемтәсе ныгый

Шушы көннәрдә Тымытык урта мәктәбендә "Туып үскән җирем" дигән төбәкара этно-экологик социум булып узды. Анда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Рафаэль Хәким, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты галимнәре, Әлмәт шәһәренең 16 нчы мәктәбе укытучылары һәм укучылары, Әлмәт районының Колшәрип авылы һәм Бакалы районының Куштирәк авылы ветераннары активы катнашты. - Безнең максат...

Шушы көннәрдә Тымытык урта мәктәбендә "Туып үскән җирем" дигән төбәкара этно-экологик социум булып узды. Анда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Рафаэль Хәким, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты галимнәре, Әлмәт шәһәренең 16 нчы мәктәбе укытучылары һәм укучылары, Әлмәт районының Колшәрип авылы һәм Бакалы районының Куштирәк авылы ветераннары активы катнашты.


- Безнең максат - тарихыбызны, милли гореф-гадәтләребезне барлау, саклау һәм киләчәк буынга тапшыру. Әлеге нисбәттән татар тарихы буенча 7 томлык китап чыкты. Аны эшләүдә, чит илләрне дә кертеп, 500 дән артык галим катнашты. Хәзер авыллар тарихын яза башладык, - диде Рафаэль Хәким.


Ул Тымытык мәктәбенә татар тарихына багышланган атлас-китап бүләк итте.


Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов Азнакайда да тарихыбызны барлау буенча соңгы елларда зур эшләр башкарылуын, китаплар чыгарылуын һәм бүгенгесе көндә югалган авыллар буенча материаллар туплануын билгеләп үтте. Ул мөхтәрәм кунакларга үзебезнең Азнакайда эшләнгән истәлекле бүләкләр дә тапшырды.


- Узган ел Колшәрип мәктәбенә Тымытык укучылары һәм ветераннары килеп, буыннар очрашуы уздырган идек. Быел менә Тымытыкка җыелдык, бик җылы каршы алдылар. Бу очрашу шулай ук "Танылмыйдыр кеше тышыннан, таныла ул кылган эшеннән" дигән халыкара конгрессның беренче туры да, - ди чараны оештыру өчен җан атып йөргән Әлмәтнең 16 нчы мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Сабирова. Тумышы белән ул - Тымытык кызы.


Ноябрь аенда алар үз мәктәпләрендә азнакайлыларны көтеп кала. Конгрессның өченче этабын 22 апрельдә Болгарда үткәрергә планлаштыралар.


Түгәрәк өстәл артында сөйләшүдән соң өч район вәкилләре спорт залында милли уеннар күрсәттеләр, Мәдәният йортында фольклор концерты бирделәр.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайнның күрше районнар белән элемтәсе ныгый