Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Азнакайнефть” идарәсендә гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр узды

5 октябрьдә «Азнакайнефть» идарәсендә гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр узды.

Аның төп максаты – нефтьчеләрнең гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмый калу буенча әзерлеген тикшерү, гражданнар оборонасы өчен җаваплы җитзкчеләрнең практик гамәлләрен башкару иде. 
Шундый өйрәнүләрнең берсе «Азнакайнефть» идарәсенең ЦКППН да узды. Өйрәнүләр чынбарлыкка якын иде. Өйрәнү, фаразлау буенча, реаль мөмкин хәл – тотрыклыландыру колонна астында торбалар өзелү нәтиҗәсендә килеп чыгу аркасында яну куркынычы сайланды. Азнакай районы бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтеннән тревога буенча килгән сигналдан соң, гражданнар оборонасы штабы җыелды. Штабның команда пунктында, куелган бурычларны хәл итү максатыннан, оешма вәкилләре үзара хезмәттәшлек буенча чаралар башкарды. Биредә эшләүчеләр тиз һәм төгәл эш итте – кичекмәстән технологик процесс туктатылды, гадәттән тыш хәл хакында хезмәткәрләргә, җитәкчелеккә һәм барлык дежур хезмәтләргә оператив хәбәр ителде. Авария урынына 24 янгын сүндерү һәм коткару бүлеге чакырылды. Алар тиз арада эшкә ккрешеп, янгынчылар нефть “януына” юл куймадылар. 
24 нче янгын сүндерү-коткару бүлегенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев