Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Азнакайнефть” идарәсенә яңа җитәкче билгеләнде

Район икътисадының төп тоткасы булган "Азнакайнефть" идарәсенә яңа җитәкче - моңа кадәр "Баулынефть" идарәсе начальнигы булып эшләгән Марат Марс улы Җәләтов билгеләнде. Аның белән танышу идарәнең киңәшмәләр залында үтте. Җыелышта "Татнефть" ААҖнең социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча генераль директоры урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев, Азнакай муниципаль район башлыгы...

Район икътисадының төп тоткасы булган "Азнакайнефть" идарәсенә яңа җитәкче - моңа кадәр "Баулынефть" идарәсе начальнигы булып эшләгән Марат Марс улы Җәләтов билгеләнде.
Аның белән танышу идарәнең киңәшмәләр залында үтте. Җыелышта "Татнефть" ААҖнең социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча генераль директоры урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев, Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, "Татнефть" ААҖ профкомы рәисе урынбасары Андрей Зимин катнашты.
Рөстәм Мөхәммәдиев "Азнакайнефть" идарәсен моңа кадәр җитәкләгән Разиф Галимовның эшенә уңай бәя биреп, вазифасыннан азат итүне сорап язган гаризасы "Татнефть" ААҖ генераль директоры тарафыннан канәгатьләндерелүе хакында әйтте. Аннан ул яңа җитәкче Марат Җәләтовның кыскача биографиясе белән таныштырды.
Марсель Шәйдуллин район һәм шәһәр үсешенә нефтьчеләрнең зур өлеш кертүен билгеләп үтте, Разиф Галимовка үзара яхшы хезмәттәшлек өчен тирән рәхмәтен җиткерде. Яңа җитәкче белән дә шундый хезмәттәшлеккә ышанычын һәм теләген белдерде.
Марат Җәләтов 1964 елда Әлмәт районы Түбән Мактама авылында туган. 1986 елда И.М.Губкин исемендәге Мәскәү нефть һәм газ сәнәгате институтын тәмамлый. Хезмәт юлын 1986 елда «Әлмәтнефть» идарәсендә нефть һәм газ чыгару операторы булып башлап, 1 нче цехның җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелә. 1994 елда «Татнефть» ААҖнең нефть һәм газ табу буенча производство бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә. 1998 елда «Татнефть» АҖнең Әлмәт ЦБПО ЭПУ коллективын җитәкли, 2008-2012 елларда «Система-Сервис» идарәсе компаниясе директоры була, 2012 елның июленнән «Баулынефть» идарәсе җитәкчесе. «Татнефть» ААҖнең Мактаулы нефтьчесе, РФнең Дәүләт премиясе лауреаты, икътисад фәннәре кандидаты.
Нәфис Әхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Азнакайнефть” идарәсенә яңа җитәкче билгеләнде