Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Азнакайнефть” идарәсе технологлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

"Азнакайнефть"нең "Каенкай" ял базасында, идарә тарихында беренче мәртәбә буларак, нефть чыгару тармагында эшләүче технологлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Нефть табуда турыдан-туры катнашучы цех технологлары моңа кадәр дә һәр елның аерым бер көнендә табигать кочагына чыгалар, үзара аралашалар, ял итәләр иде. Тик, ничектер, катламнарга су кудыру, җир асты ремонты ясау,...

"Азнакайнефть"нең "Каенкай" ял базасында, идарә тарихында беренче мәртәбә буларак, нефть чыгару тармагында эшләүче технологлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.


Нефть табуда турыдан-туры катнашучы цех технологлары моңа кадәр дә һәр елның аерым бер көнендә табигать кочагына чыгалар, үзара аралашалар, ял итәләр иде. Тик, ничектер, катламнарга су кудыру, җир асты ремонты ясау, нефтьне хәзерләү һәм кулланучыларга озату цехларында эшләүче бу һөнәр ияләре моңа кадәр күләгәдә кала килде. Эш барышында кулга-кул тотышып эшләсәләр, бер коллектив планы үтәлеше өчен янып йөрсәләр дә, моңа кадәр ял итәргә бергә җыела алмадылар. Югыйсә, мастерлар үз көннәрен билгеләп үтә, геологларның да рәсми бәйрәмнәре бар, без алардан киммени, диделәр дә технологлар, мәсьәләне идарә җитәкчелеге алдына кабыргасы белән куйдылар: безгә дә һөнәри көнебезне булдырырга вакыт!


Ниһаять, боз урыныннан кузгалды. Идарә күләмендә илле ир-ат, җиде хатын-кыз технолог бар. Ул көнне "Каенкай" ял базасының зур залына аларның кырыктан артыгы килде. "Технолог көне"н катлам басымын саклау буенча технология бүлеге җитәкчесе Венер Чанышев ачты. Ул әлеге чараның әһәмиятенә басым ясады, идарә җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.


Чыннан да технологларның әйтер сүзләре, уртага салып киңәшләшәсе фикерләре шактый җыелган икән. Сүз алып чыгыш ясаучыларның әйтүләреннән күренгәнчә, алар үз вазифаларын яхшы беләләр, эш өчен яналар. Компаниянең уңышы өчен үзләренең көчләрен, белемнәрен кызганмыйлар. Эш барышында туган мәсьәләләрне бергәләп чишәрдәй совет, һичьюгы идарә җитәкчесенең технологлар белән эшләү буенча урынбасарын булдыру турында сүз булды.


Идарәнең технология хезмәте башкара торган эшләр турында 4-нче ЦДНГ җитәкчесе урынбасары Зөлфәт Закиров информациясе тыңланды. Сергей Селезнев, Илдар Габсәламов, Нургалим Әхмәдуллин үз коллективларындагы алдынгы тәҗрибә белән уртаклаштылар.
Бәйрәм бүләксез булмый. Тырыш хезмәтләре өчен 3, 4, 7нче ЦДНГларның технология буенча җитәкче урынбасарлары Рөстәм Дәүләтшин, Зөлфәт Закиров, Сергей Селезнев, Азнакай ППД цехы технологы Илдар Нәбиуллин, ЦПРСның әйдәр технологы Нургалим Әхмәдуллин, ЦКППН технологы Руслан Абдуллин Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.
Көннең икенче яртысында спорт ярышлары оештырылды. Командалар аркан тартыштылар, мылтыктан аттылар, башка спорт уеннарында көч сынаштылар. Соңыннан технологлар һәм чакырылган кунаклар фикер алышуларын мул табын янында дәвам иттеләр, үзләре өчен махсус хәзерләнгән концерт программасын карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Азнакайнефть” идарәсе технологлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте