Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Азнакайнефть” идарәсе коллективының ярты еллык хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясалды

Узган сишәмбедә "Каенкай" ял базасында "Азнакайнефть" идарәсе коллективының ярты еллык хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясалды. Конференция эшендә "Татнефть" ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимов, шулай ук идарәнең җитәкче урынбасарлары, бүлек башлыклары,...

Узган сишәмбедә "Каенкай" ял базасында "Азнакайнефть" идарәсе коллективының ярты еллык хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Конференция эшендә "Татнефть" ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимов, шулай ук идарәнең җитәкче урынбасарлары, бүлек башлыклары, цех профкомнары һәм цехлардан сайлап җибәрелгән 164 делегат, ветераннар, нефтьчеләр белән багланышлары булган уннан артык предприятие, сервис җитәкчеләре катнашты.

Конференциянең көн тәртибендә өч зур мәсьәлә: "Азнакайнефть" идарәсе хезмәт коллективының җитештерү эшчәнлеге буенча яртыеллыкка йомгак һәм агымдагы елның икенче ярты еллыгына бурычлары", "Идарәнең ярты елда икътисад эшчәнлеге" һәм "Коллектив килешүнең ярты елда үтәлеше" тикшерелде.

Беренче көн тәртибе буенча докладны идарәнең баш инженеры Расих Фәйзуллин, өстәмә доклад белән икътисад буенча җитәкче урынбасары Владимир Попов чыгыш ясады. Коллектив килешүенең үтәлеше буенча идарә профкомы рәисе Рәфис Хәсәнов мәгълүмат бирде.


Алдан ук әйтергә кирәк, конференция ачыктан-ачык сөйләшү һәм эшлекле шартларда үтте. Ярты еллык чор, коллектив өчен киеренке узса да, нефть чыгару буенча куелган бурычлар, "Татнефть" җәмгыяте генераль директорының раслаган карарлары үтәлде.

Расих Нәфис улының чыгышыннан күренгәнчә, алты айда 1 млн 731 мең тонна нефть чыгарылып, план заданиесе үтәлгән, 2нче һәм 6нчы цехлар яхшы күрсәткечләргә ирешкән. Алда торган план нефтьчеләрне тагын да киеренкерәк эшләргә этәрә. Докладчы чыгышында производствоның барлык тармагы эшчәнлегенә тукталды. Аларга тирән анализ ясады.


Владимир Попов үзенең чыгышында ярты елда хезмәт җитештерүчәнлеген тагын да күтәрү һәм нефть табуда чыгымнарны оптимальләштерүгә кагылышлы эшләргә: чыгымлы скважиналар фондын кыскарту, "2010-2020 елларга "Ресурсларны саклау" программасы буенча экономияләнгән ресурслар динамикасы, инвестиция программасының үтәлеше, җитештерүдә "сакчыл җитештерү" программасын кертү һәм башка шундый мәсьәләләргә тукталды.


Конференция шулай эшлекле шартларда узды. Чыгышларда тәкъдимнәр, конструктив тәнкыйть сүзләре әйтелде, аларны чишү юллары эзләнде. Дөрес, бу конференциядә генә барлык мәсьәләләр турында сөйләшеп тә, булган төеннәрне чишеп бетереп тә булмый. Әмма чыгышлардан, сөйләүләрдән коллективның торышы, үсә барган таләпләр, күләгәдә торган, эш барышында барлыкка килгән проблемалар ачыкланды. Алга таба эшләү һәм яшәү өчен нинди юнәлешне сайлауга юнәлеш ачыкланган кебек булды.


Доклад буенча фикер алышуларда Азнакай катлам басымын саклау цехы җитәкчесе Илдар Сабиров, җир асты ремонты цехы җитәкчесе Рөстәм Сабиров, скважиналар бораулау һәм озату бүлеге җитәкчесе Олег Савельев, проект-смета бүлеге җитәкчесе Рәфис Хәмитов, «МехСервис-НПО» башкарма директоры Владислав Выдренковлар катнашты. Алар башкарылган эшләргә тукталды, алда торган проблемаларны ачты.


"Татнефть" ААҖ генераль директорның кадрлар һәм социаль мәсьәләрләр буенча урынбасары Рөстәм Нәбиуллович компаниянең алып барган эшләренә тукталды, «Татнефть» ААЖ коллективы алдында торган бурычлар, планнар белән таныштырып үтте. Аннан Азнакай нефтьчеләренең эшчәнлегенә тукталды. Аның фикеренчә, цехлард, эш урыннарында эшләү өчен барлык мөмкинлекләр булдырылган.

"Сакчыл җитештерү" алымы үз урынын тапкан. Бер сүз белән әйткәндә, Азнакай нефтьчеләренең беренче яртыеллыкта ирешелгән эшләрен уңай бәяләде, шул ук вакытта, алда нефтьчеләрне тагын да киеренке хезмәт үрләре көтәсен искәртте.


Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин районкүләм алып барылган эшләргә кыскача йомгак ясады. Чыгыш ясаучының сөйләгәннәреннән күренгәнчә, авыл хуҗалыгында да алга китеш күзәтелә, башка тармакларда да уңышлар бар... Ул нефтьчеләр эшчәнлегенә югары бәя бирде. Район башлыгы, халыкның төп ышанычы нефтьчеләрдә булуын әйтте. Бу аңлашыла да, нефтьчеләр шәһәрдә төп бюджетны тулыландыручылар.

Ул районда бюджет оешмаларының хезмәт хаклары да нефтьчеләргә бәйле булуын һәм нефтьчеләрнең эше яхшы барганда, безнең эш яхшы барачагын тагын бер тапкыр искәртте. Шәһәр һәм районда нефтьчеләр белән берлектә алып барылган эшләргә тукталды. Соңыннан ул озак еллар җитештерүдә ирешелгән уңышлары өчен өч нефтьчегә: ЦКППНның өлкән механигы Илнур Ганиев, 6нчы нефть һәм газ чыгару цехы операторы Газинур Габдрәшитов, 2нче нефть һәм газ чыгару цехы операторы Гөлнара Хәйретдиноваларга Мактау грамоталары тапшырды.


Идарә җитәкчесе Рәзиф Галимов конференция эшенә йомгак ясап, тагын бер тапкыр алда торган бурычларга тукталды. "Елны уңышлы, ышанычлы тәмамлау өчен тиешле югарылыкта эшләргә кирәк, - диде Рәзиф Галимов. - Киләсе елда да уңышлы эшләү өчен бүген уйларга, оптималь темпка ирешергә һәм алдагы елга ышаныч белән карарга, чыгышларда әйтелгән кимчелекләр өстендә чынлап торып эшләргә тиешбез. Бүтән юл юк. Бүгенге стабильлек һәм торышыбыз, сезнең белән безгә, тынычланырга ирек бирми.

Нәфис Әхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Азнакайнефть” идарәсе коллективының ярты еллык хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясалды