Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар Яңа елны каршыладылар

31 декабрь көнне район һәм шәһәр халкы, килгән кунаклар Татарстан мәйданындагы Үзәк чыршы янында бергәләп Яңа елны каршыладылар.

Елдагыча, бәйрәм тамашасы җыр-бию, уеннарга, күңелле мизгелләргә бай булды.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин 2021 елда район ирешкән уңышларга тукталып үтте, азнакайлыларны бәйрәм белән котлап, үзенең изге теләкләрен җиткерде.

Бәйрәм кунагы булган татар эстрадасының якты йолдызлары Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның, үзешчәннәребезнең җырларына кушылып, рәхәтләнеп биеп, күңел ачты бу көнне.

Яңа ел тамашасы күкккә төрле төсләр булып сибелгән бәйрәм салюты белән тәмамланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев