Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар торак сертификатлары алды

Бүген 13 райондашыбызга район башлыгы Марсель Шәйдуллин торак алуга сертификатлар тапшырды.

Бу бәхет ияләре – төрле дәүләт программаларында катнашучылар. Алар арасында яшь гаиләләр дә, авыл яшьләре дә, физик мөмкинлекләре чиклеләр дә бар.

–Яңа фатирларда исәнлек-саулыкта, бары тик шатлыклар гына кичереп яшәргә язсын сезгә!– диде Марсель Зөфәр улы ачкычлар тапшырып. Ул торак программалары, районның аларда актив катнашуы хакында сөйләп узды.

Әлеге сөенечле вакыйгада бөтен гаиләләре белән катнашкан райондашларыбыз җитәкчеләргә, ил, республика Президентларына рәхмәт сүзләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев