Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар тарихи форумда катнашты

Уфа шәһәрендә 5 нче Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы узды.

Ул "Евразия киңлекләрендә татар торак пунктлары: үткәне һәм бүгенгесе" темасына багышланды. Бөтендөнья татар конгрессы һәм конгрессның Башкортстандагы бүлеге тарафыннан оештырылган форумда Россиянең 20 төбәгеннән 200 дән артык тарих белән кызыксынучылар, Азнакай районыннан да төбәкне өйрәнүчеләр, тарих язучылардан тупланган делегация катнашты.

Тарихчы-язучы Марсель Гариповның авыллар тарихларын өйрәнү, китапханәче Ләйсән Габдуллинаның төбәкне өйрәнүдә район үзәк китапханәсе эшчәнлеге турында чыгышларын форумда катнашучылар бик мавыгып тыңлап, олы бәя бирделәр. Татар авыллары тарихын өйрәнүгә зур игътибар биргән, әлеге форумның инициаторы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының төбәкне өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе, РАН каршындагы фәнни шура әгъзасы, ТРның  Атказанган фән эшлеклесе Альберт Борхановның авылларыбыз тарихын төзүдә даими ярдәмен тоябыз, аның һәм шәкертләренең тарихи ачышлары төбәгебез музейларын тагын да тулыландырып тора. Районда авыллар тарихы һәм шәхесләре хакында 30 дан артык китап чыгарылу турында әйтеп, ул монда район хакимиятенең, район башлыгы Марсель Шәйдуллинның башлангычы да, ярдәме дә зур булуын ассызыклады, Азнакайны башкаларга үрнәк итеп куйды. Әлеге форумда катнашу мөмкинлеге тудырган өчен дә аңа бик рәхмәтлебез.

Форумның Уфада узуы да тирән мәгънәгә ия, чөнки безнең татар һәм башкорт халыклары гомер-гомергә авырлыкларны бергә күтәреп, шатлыкларны уртак итеп яши.

–Башкорт һәм татар халкы бер күлмәкнең ике якасы ул, – диде Альберт Әхмәтжан улы Борханов форумны йомгаклап ясаган чыгышында.

Әйе, киләчәктә дә шулай тату булып, аралашып яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев