Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, санлы телевидениегә күчәбез!

Быел ил белән санлы телевидениегә күчәбез.

Татарстанда да бу нәүбәттән киңкырлы эшләр бара. Бу безгә югары сыйфатлы 20 каналны түләүсез карау мөмкинлеге бирә. Беренче мультиплекска түбәндәгеләре керә: "Первый канал", «Россия 1», «Матч ТВ», НТВ, «Петербург — 5 канал», «Культура», «Россия 24», «Карусель», ОТР, "ТВ Центр". Во второй — "Рен ТВ", «Спас», СТС, «Домашний», «Пятница», «Звезда», «Мир», ТНТ, «Муз-ТВ».

 

РТРС генераль дирекциясе раслаган график нигезендә филиаллар объектларында планлы профилактика-ремонт эшләре алып барылачак. 26 июнь көнне 9.00-15.00 сәгатьләрдә Беренче Май бистәсендә, 27 июньдә шушы сәгатьләрдә Азнакай шәһәрендә дә ремонт эшләре алып барылып, программалар тапшырулары туктатылып торачак.

 

Әгәр телевизорыгыз санлы, ягъни заманча икән, бернинди өстәмә җиһаз кирәк булмый. Ә инде аналоглы– күптәнгерәк булса, аңа санлы приставка кирәк булачак. Әгәр берничә телевизорыгыз булып, һәркайсында аерым каналлар карыйсыгыз килсә, приставкалар һәркайсына таләп ителә.

Азнакайда санлы телевидениегә ялгануда ярдәм итүче волонтерлар төркеме бар. Алар белән 8 (85592) 7-22-73 телефоны аша элемтәгә кереп була. Волонтерлар түләүсез ярдәм күрсәтә, өйрәнү курслары үтүләре турында махсус таныклыклары бар.

 

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев