Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар Ленинград блокадасына багышланган телемостта катнашты

​​​​​​​“Блокада кайтавазы” дип исемләнгән бу телемостны Санкт-Петербургның активист-патриотлары үткәрде.

Анда Татарстаннан – Азнакай, Белоруссиядән – Орша, Крымнан – Феодосия, Пермь шәһәрләре катнашты. Анда ветераннар, блокаданы кичкән кешеләр үзләренең истәлекләре белән уртаклашты. Иҗтимагый оешмалар вәкилләре, волонтерлар, Җиңү варислары Ленинград блокадасының -76, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үткәрелгән чараларны яктыртты.

Телемостта катнашкан азнакайлылар арасында Ленинград фронты сугышчысы Шамил ага Усманов, сабый чакта блокаданың бар ачысын кичергән Римма апа Усманова да бар иде. Римма ханымның күз яшьләре аша яңгыраган чыгышы он-лайн очрашуда катнашучыларның күңелләрен тагын да нечкәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев