Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар хуҗалы этләрдән зарланалар

Күршеңдә эт асрасалар, төннәрен тынычлап йоклыйм димә.

“Хуҗасы булып та, сетка койма аркылы урамнан үткән балаларга буылып өрә торган бүре кадәр этләрне нишләтәсе ул, киңәш бирегез әле. Ычкынып китсәләр, ул сетканы җимереп чыгу алар өчен берни тормый.”

“Кисәтү ясасаң, бу этләрнең хуҗалары: “Балаларга этләрне җибәрәбез, моның өчен безгә берни дә булмый”, – дип яныйлар да әле. Мондый кешеләр белән ничек көрәшергә? ”

Әлеге юллар – Яңа Юлда яшәүчеләрнең социаль челтәрдә бистә төркемендәге моң-зарлары. Моңа кадәр әле хуҗасыз этләрдән генә зарлана идек. Инде бәйдәгеләргә дә чират җитте.

Чыннан да, андый усал этләр яныннан узганда бер дә кызык түгел, кайчан ычкыныр да, өзгәләп атар икән дип, җаның табан астына төшә.

Бер караганда, этне шул чит-ятны куркытыр, йорт-җирне саклар өчен асрыйсың. Әмма күпләр аны койма эчендә түгел, тышкы якка да чыгарлык итеп бәйлиләр. Алар син урамның теге башында күренә башлауга ыргылып, ярсый-ярсый өрә башлыйлар, үтеп киткәч тә тынычлана алмыйлар. Ә бар шундый акыллы этләр: коймага ике тәпиен куеп, сине диккать белән күзәтәләр, өрмиләр, үзләрен бик тыныч тоталар. Хәтта капка келәсенә үрелгәндә дә селкенмиләр дә. Ә инде капкадан үтүгә – ник кергәнеңә үкенерлек итәләр.

Күршеңдә эт асрасалар, төннәрен тынычлап йоклыйм димә. Улаганда әллә нинди “ужастиклар” күз алдына килә.

Хәзер халык кичләрен саф һавада йөрергә ярата. Монда да этләр белән очрашырга туры килә. Кайбер хуҗалар аларны бәйсез һәм битлексез (намордник) генә алып чыгалар. Бу инде турыдан-туры закон бозу. Эт этлеген эшләмәс дип беркем дә гарантия бирә алмый. Нәкъ менә хуҗалы этләр кешегә ташланган очраклар бихисап.

“Этегез бармы?” – дип сораучыларга, шаяртып: “Юк, мин үзем эттән дә усал”, – дип җавап кайтаргалыйм кайчак. Ә инде балаларга эт өстерү белән янаучылар, чыннан да, этләреннән усалрак һәм кансызрак булып чыга.

Кая мөрәҗәгать итәргә?

Этләр тарафыннан агрессия, тавыш һәм аларның нәҗесләре тирә-яктагыларга кыенлыклар тудырырга тиеш түгел. Мондый ваемсыз хуҗалар өстеннән шикаять белән җирле хакимияткә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Нинди җаваплылык каралган?

Әгәр эт кеше сәламәтлегенә каты зыян салган икән, аның хуҗасына карата РФ Җинаять Кодексының 118 нче маддәсе 1 нче өлеше нигезендә штрафтан алып, хөкем ителүгә кадәр җинаять җаваплылыгы каралган. Әмма монда шуны истә тотарга кирәк: эт үз ихатасында һәм бәйдә булса, тиешле тәртиптә асралса, хуҗага гаеп тагу кыенлаша.

Чит эт тешләгәндә нишләргә?

Иң беренче, котыру чиреннән саклану һәм зыянны теркәү өчен медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә.

Аннан соң полициягә гариза бирергә. Шаһитлар булса, тагын да яхшырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев