Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, этләргә хуҗа була белик!

Иртәнге сәгатьләрдә,халык- эшкә,балалар -мәктәпкә барган вакытта мондый күренешкә тап булдык: Азнакайның 4 һәм 5 мәктәпләре арасында бер төркем эт йөри, аларның муенчыклары да бар

Димәк, алар хуҗалы этләр. Әйдәгез, бу мәсьәләгә җитди карыйк!

Этләр кеше­ләрнең ярдәменә мохтаҗ бит инде. Этләрнең шулкадәр артуына да кешеләр гаепле. Кызыгып, йорт хайваны сатып алалар да, берничә айдан, туеп, урамга чыгарып җибәрәләр аларны. Бу эш бит шулкадәр зур җаваплылык сорый. Аны вакытында ашатырга, юындырырга, урамга алып чыгарга да кирәк. Йорт хайваннарын тоту кагыйдә­ләрен искәртеп китик.

Иӊ беренчесе һәм әһәмиятлесе – этләрне бәйсез җибәрү катгый рәвештә тыела. Әгәр инде этләрне йөртү өчен алып чыгасыз икән, аларга борынчык –«намордник» кидерү мәҗбүри. Бу үтәлмәгән очракта эт хуҗасы административ штрафка тартылырга мөмкин.

Хәзерге вакытта һәр этнеӊ ветеринар паспорты булуы сорала. Ветеринария табибы бу паспортка этнеӊ туган елы һәм ветеринар эшкәртүләр (суалчанга, котыру чиренә һәм башка йогышлы авыртуларга каршы чаралар һәм прививкалалар) турында мәгълүмат кертә. Шулай ук этнеӊ кушаматы, токымы, нинди төстә булуы языла. Этләрдә була торган котыру, чума, инфекцияле гепатит һәм башка күп төрле авыруларга каршы вакцинация үткәрү дә сорала. Аныӊ исемлеге Азнакай район ветеринария үзәгендә бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев