Азнакайлылар "ЭКОлидер" республика бәйгесендә җиңү яуладылар
Бүген Казанда ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан уздырылучы “ЭКОлидер” конкурсына йомгак ясалды.
17 ел рәттән үткәрелән әлеге бәйгедә азнакайлылар да актив катнашып, җиңү яуладылар.
“Мәктәпкәчә оешмаларда экологик белем бирү” номинациясендә җиңүчеләр арасында Азнакай шәһәренең 8 нче “Гнездышко” балалар бакчасы да бар.
“Муниипаль район территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә казаныш өчен” номинациясендә Азнакай шәһәре беренче урынга лаек булды.
Әгерҗе авыл җирлеге өченче булды.
Вакытлы матбугат басмаларында иң яхшы мәкалә номинациясендә “Маяк” газетасы журналисты Таңсылу Саниева өченче урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев