Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар бәйрәм итә белә (ФОТО)

​​​​​​​Дөресен генә әйткәндә, безнең әле бу кадәр биегән юк иде, диделәр 4 нче октябрь көнне Яшьләр үзәге үткәргән "Бер күрешү-үзе бер гомер" дип аталган Өлкәннәр көненә багышланган кичәдә катнашучылар.

Бу бәйрәмдә районыбызының 13 ТОС җитәкчесе дә катнашты. Алардагы энергия, көч яшьләр көнләшерлек. Нинди генә уен игълан ителмәсен, бердәм йөгереп чыгып катнашалар, яттан озын-озын шигырьләр сөйләп, гармунда да уйнап, җырлап, дәрләнеп биеп, менә дигән итеп күңел ачты алар. Юк, картаймый икән йөрәк! Яшьләр үзәге хезмәткәрләре аларга карап моңа тагын бер кат инанды. Кичәдә шулай ук үзәк инстаграм челтәрендә үткәргән "Әбиемнең бәхет рецепты" конкурсына да нәтиҗә ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев