Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлыларның туган җиренә булган мөнәсәбәте

Истәлекле вакыйгаларга бай бу ел. ТАССР оешуга 95 ел булса, Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуны билгеләп үтәбез. Җәмгыять тормышының бөтен якларын демократияләштерүдә, республикабыз халкының рухи һәм интеллектуаль мөмкинлекләренә юл ачуда мөһим этаплар бу. 30 август көнне тарихи, әһәмиятле дата - Республика көне белән бергә шәһәр көнен дә бәйрәм...

Истәлекле вакыйгаларга бай бу ел. ТАССР оешуга 95 ел булса, Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуны билгеләп үтәбез. Җәмгыять тормышының бөтен якларын демократияләштерүдә, республикабыз халкының рухи һәм интеллектуаль мөмкинлекләренә юл ачуда мөһим этаплар бу. 30 август көнне тарихи, әһәмиятле дата - Республика көне белән бергә шәһәр көнен дә бәйрәм итәбез. Азнакайлыларның туган җиренә булган мөнәсәбәте турында сораштырырга әлеге истәлекле вакыйгалар - бик яхшы форсат.

Галина Кузьминова, гомумтуклану өлкәсе хезмәткәре:
-Язмыш мине Кубаньнан Татарстанга алып килде. Кияүгә чыкканчы ишетеп кенә белгән бу якларга башта бик ашкынып килмәсәм дә, 20 елга якын яшәү дәверендә Татарстан, Азнакай гомер бишегемә әверелде. Туган-үскән якларыма кунакка барсам да, сагынып, ашкынып кайтам. Тормышларыбыз җитеш, бәрәкәттә, рәхәттә көн күрәбез. Татар кызы булган киленемнән дә уңдым. Бары тик Татарстанда гына төрле милләт халкы шулай дус булып, яхшы мөгамәләдә, туганлашып яши белә.
Рузилә Сәлимгәрәева,ветеран-төзүче
-Азнакайда 60нчы еллардан бирле. Гомерем төзелеш өлкәсендә хезмәт куеп үтте, шуңа да шәһәрне без төзедек, дип горурланып әйтә алам. Ул елларда эш шартлары җиңел түгел иде: измә-кирпечне кул белән ташыдык. Күбебез - хатын-кыз. Юллар начар, техника юк... Район-шәһәр Мәдәният йортын, балалар бакчаларын, 7нче мәктәпне, автовокзал бинасын, Шәйхетдинов урамындагы йортларны ...- барсын да үз кулларыбыз белән күтәрдек. Ел саен 3әр йорт файдалануга тапшырыла иде. Хәзер дә, Аллага шөкер, төзелешләр тукталмый. Йортларны зәвыклы, яңа проектлар нигезендә салалар, бу исә шәһәребезне тагын да затлы, ямьлерәк итә. Яшьләр нигез корган яңа микрорайоннарга барып чыксаң, шаккатып торасың. Азнакайның яңаруына, матурлануына сөенеп туймаслык.
Марат Мөгалимов, 30 яшь:
- Мин Азнакайда тудым, үстем, мәктәпне бетердем. Югары уку йортын тәмамлагач, ике дә уйламыйча, әти-әни янына кайттым, транспорт тармагына эшкә урнаштым. Хатыным белән ике кыз үстерәбез, өченчесенә малай көтәбез. Безнең зур булмаган шәһәребездә аларның яхшы тәрбия, төпле белем алып, сәләтләрен бар яклап ачып үсәчәгенә гел дә шикләнмим. Моның өчен бөтен шартлар тудырылган: инновацион бакча-мәктәпләр, иҗат үзәкләре, өстәмә белем бирү, спорт учреждениеләре... Әле шушы көннәрдә тагын бер спорт сарае сафка басарга тора. Без үскәндә дә мөмкинлекләр бар иде, хәзер алар тагын да күп.
Фәридә Ганиева, бюджет өлкәсендә эшли:
-Быел җәй ял итәргә Абхазиягә бардык. Үземне бермәл үткән заманга әйләнеп кайткандай тоеп йөрдем. Табигатебез аларныкыннан бераз кырысрак булса да, без җәннәттә яшибез икән. Казанны гына күр: шушы 3-4 ел эчендә генә дә танымаслык булып ничек үзгәрде! Республикабыз икътисади, мәдәни казанышлары, нанотехнологияләре белән теләсә кайсы европа иленә үрнәк итеп куймалы. Ул спорт объектларын инде әйтеп тә торасы юк.
Рәсим, КФУ студенты:
-Диплом алгач та Азнакайга кайтам. Үзебезнең шәһәрдә дә яхшы эш хакы алып, азрак чыгымнар белән яшәп була, фатирлар да монда арзанрак, тыныч та, бездә халык та эчкерсез.
Фәридә Гайнанова,пенсионер:
Мин авылда яшим, табиб күзәтүе астында торган авыру буларак, шәһәргә поликлиникага тикшеренергә еш киләм. Килгән саен яңа үзгәрешләр күрәм. Сырхауханә, поликлиника да төзек, матур, балаларныкын да күз явын алырлык иткәннәр. Паркта бәйрәмнәр гөрләп тора. Теләк шул гына: Азнакаебыз тагын да ямьләнсен, чәчәк атсын!
Райондашлар фикерен Лиза Нурлыева туплады

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлыларның туган җиренә булган мөнәсәбәте