Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев кабул итте

Бүген "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсендә Татарстан Дәүләт Советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе депутат Таһир Һадиев район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов белән берлектә гозер, тәкъдим, киңәш белән килүчеләрне кабул итте. Кабул итү вакытында азнакайлылар фермерларга финанс ярдәме күрсәтү, Сыза елгасы аша күпер төзү һ.б....

Бүген "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсендә Татарстан Дәүләт Советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе депутат Таһир Һадиев район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов белән берлектә гозер, тәкъдим, киңәш белән килүчеләрне кабул итте.

Кабул итү вакытында азнакайлылар фермерларга финанс ярдәме күрсәтү, Сыза елгасы аша күпер төзү һ.б. сорауларны күтәрделәр. Таһир Һадиев һәр кешене игътибар белән тыңлап, үз киңәш-тәкъдимнәрен бирде.

- Бүген инициативалы, үз халкы, үз иле өчен янып-көеп йөрүчеләрнең, җәмгыять өчен борчылучыларның, әйләнә-тирәгә битараф калмаучыларның көннән-көн арта баруы сөендерә, - диде депутат сөйләшү азагында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев кабул итте