Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлыларның торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен булган әҗәтләрен түләтәләр

Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен айныкын-айга намус белән түләп килүчеләр белән беррәттән, еллар буена бурыч җыючылар да бар. Андыйлар хезмәт күрсәтүче оешмалар эшчәнлегендә зур авырлыклар тудыра. Алай гына да түгел, яшәүчеләр җилкәсенә дә авыр йөк булып төшәләр. Әмма, бурычларыңны күпме генә сузып килсәң дә, син кулланган хезмәтләр өчен беркем дә түләмәячәк...

Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен айныкын-айга намус белән түләп килүчеләр белән беррәттән, еллар буена бурыч җыючылар да бар. Андыйлар хезмәт күрсәтүче оешмалар эшчәнлегендә зур авырлыклар тудыра. Алай гына да түгел, яшәүчеләр җилкәсенә дә авыр йөк булып төшәләр. Әмма, бурычларыңны күпме генә сузып килсәң дә, син кулланган хезмәтләр өчен беркем дә түләмәячәк һәм, иртәме-соңмы, аны барыбер кайтарырга туры киләчәк, я булмаса суд органнары аша тиешле чаралар күреләчәк.

Азнакайда халыктан җыелган бурычларны түләтү буенча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов рәислегендәге махсус комиссия утырышы атна саен уздырыла. Аның эшендә ТСЖ, суд приставы, "ЕРЦ-Азнакай» ҖЧҖ, "Азнакай муниципаль районын төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Департаменты" МУП хезмәткәрләре катнаша.

Комиссиягә 6 мең сумнан да күбрәк әҗәте булган гражданнар чакырыла. Июль аена Азнакай шәһәре буенча җыелган бурыч 35 685 000, ә Актүбә бистәсе буенча 22 400 000 сум тәшкил итә. Арада 300әр мең сумга кадәр әҗәтләре җыелган гаиләләр бар.

Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Әлеге комиссиядә нәкъ менә түләмәүнең сәбәпләре дә ачыклана, тиешле чаралар да күрелә. Бурычлылар арасында эшләп торып, яхшы хезмәт хакы алучылар да бар. Битарафлыкмы, җавапсызлыкмы соң бу? Син кулланган су, җылылык һәм башка хезмәтләр өчен кемдер түләмәс бит?

Комиссия утырышында һәр кеше белән, тиешле графигын күрсәтеп, әҗәтләрне кайтару турында килешү төзелә. Кабат килгәндә дә ул бетерелмәгән булса, аны түләтү, я булмаса торак пунктыннан чыгару мәсьәләсе буенча судка дәгъва гаризасы бирелә.

2012 елның ноябрь аеннан башлап комиссия утырышында 200 эш каралып, 2,5 млн сум әҗәт кайтарылган.

Нәсимә ГӘРӘЙШИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлыларның тораккоммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен булган әҗәтләрен түләтәләр