Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлыларны ниләр борчый, нәрсәләр сөендерә икән

Райондашларыбыз бүген нинди эшмәшәкатьләр белән мәшгуль, алар нинди планнар белән янып йөриләр? Азнакайлыларны ниләр борчый, нәрсәләр сөендерә икән? Әйдәгез җавапларга күз салыйк. Нәсимә Хөснетдинова: - Бүген иң шатлыклы көнем - оныгым туды. Куанычымны сүз белән генә әйтеп бетермәле дә түгел. Мәхәббәт җимеше булып дөньяга аваз салган нарасый шәфкатьле, тәүфыйклы, гүзәл...

Райондашларыбыз бүген нинди эшмәшәкатьләр белән мәшгуль, алар нинди планнар белән янып йөриләр? Азнакайлыларны ниләр борчый, нәрсәләр сөендерә икән? Әйдәгез җавапларга күз салыйк.
Нәсимә Хөснетдинова:
- Бүген иң шатлыклы көнем - оныгым туды. Куанычымны сүз белән генә әйтеп бетермәле дә түгел. Мәхәббәт җимеше булып дөньяга аваз салган нарасый шәфкатьле, тәүфыйклы, гүзәл һәм бәхетле бала булып үссен. Оныгыбызның сабый чагын, гүзәл чәчәк булып җитешкән, аның да әни булган көннәрен күреп сөенергә язсын!
Нәсимә Камалиева:
- Аллага шөкер, барысы да әйбәт, куанычлы эшмәшәкатьләр белән яшәп ятабыз. Кыш көне бакча эшләре булмаудан файдаланып калырга ашыктык, бүген җиң сызганып фатирыбызга ремонт ясау белән мәшгульбез. Кеше һәрчак матурлыкка омтыла бит, әз генә мохитне үзгәртүгә дә күңел сөенә. Илдәге вәзгыять күңелгә тынгылык бирми. Парижда журналистлар атып үтерелгәннән соң, террорчылык дип бөтен дөнья купты, протест акцияләре оештырылды. Ә Одессада бер гөнаһсыз ничәмә-ничә кеше үтерелсә дә, аларны бар дип тә белүче булмады. Россияне агрессор ил итеп калдырырга теләүләре күңелне бигрәк тә хәвефләндерә.
Рамил Гайнетдинов:
- Үзем гаиләм белән казан шәһәрендә яшим. Азнакайга бик еш кайтабыз, аның көннән-көн үсүенә, матурлана баруына сөенеп туя алмыйм. Улыбыз Самара өлкәсендә хезмәт итә. Шушы көннәрдә генә янына барып кайттык, аның армия хезмәтеннән бик канәгать булуы куандыра.
Миңнегөл Сираева:
- Мине авылда яшьләрнең төпләнеп калмавы борчый. Кайчандыр гөрләп торган урамнарыбыз бүген буш, халыкның күпчелек өлешен өлкәннәр тәшкил итә. Яшьләрне эшсезлектән качып шәһәргә китәләр диләр. Моның белән килешеп бетеп булмый. Үз эшен башлап җибәреп, уңышлы гына эшләүче яшьләребез районда бихисап. Бүгенге заманда алманың агачтан авызга өзелеп төшүен өмет итеп ятарга ярамый. Үзеңә тырышырга, яхшыга өметләнергә кирәк.
Таңсылу Саниева
сораштырды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлыларны ниләр борчый, нәрсәләр сөендерә икән