Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлыларның күңеле изгелектә

Азнакайлылар - беркайчан да бер-беренең кайгы-борчуларына битараф калмаган, изге күңелле халык. Районыбызда физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә, мохтаҗлыкта яшәүче гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән игелек марафоннары үткәрелеп тора. Актүбәнең "Өмет" иҗат төркеме дә бу көннәрдә районыбыз авылларында хәйрия концерты белән чыгыш ясап йөри. Алар күрше Сарман, Мөслим районнарында да булып кайттылар. Концертларда җыелган...

Азнакайлылар - беркайчан да бер-беренең кайгы-борчуларына битараф калмаган, изге күңелле халык. Районыбызда физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә, мохтаҗлыкта яшәүче гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән игелек марафоннары үткәрелеп тора. Актүбәнең "Өмет" иҗат төркеме дә бу көннәрдә районыбыз авылларында хәйрия концерты белән чыгыш ясап йөри. Алар күрше Сарман, Мөслим районнарында да булып кайттылар. Концертларда җыелган акча Азнакайда яшәүче катлаулы авырулы Зарина Хәсәншинага кыйммәтле операция ясауга тотылачак. Заринага дәвалану өчен болай да аена 8 мең сум акча кирәк. Шушы игелек гамәленә алынган үзешчәннәребезне Буралы авылында да бик җылы каршы алганнар. Күпләре гаиләләре белән килгән. Тамашачылар һәр чыгышны ошатып, алкышларга күмгәннәр. Хәйрия концертында бу көнне 20 мең сумлап акча җыелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев