Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлыларны 2017 елда нинди үзгәрешләр көтә?

Әле генә аяк баскан яңа елда азнакайлыларны төрле өлкәдә яңалыклар көтә. Бүген аларның кайберләренә тукталып үтәрбез. Муниципаль пенсия Яңа елдан дәүләт һәм муниципаль гражданлык хезмәтләрендә эшләүчеләр өчен пенсиягә чыгу вакыты алты айга озайтыла. Ягъни 2017 елда дәүләт хезмәткәрләре, муниципаль вазифа биләүче хатын-кызлар лаеклы ялга 55,5 яшьтән, ир-атлар 60,5 яшьтән генә...

Әле генә аяк баскан яңа елда азнакайлыларны төрле өлкәдә яңалыклар көтә. Бүген аларның кайберләренә тукталып үтәрбез.

Муниципаль пенсия

Яңа елдан дәүләт һәм муниципаль гражданлык хезмәтләрендә эшләүчеләр өчен пенсиягә чыгу вакыты алты айга озайтыла. Ягъни 2017 елда дәүләт хезмәткәрләре, муниципаль вазифа биләүче хатын-кызлар лаеклы ялга 55,5 яшьтән, ир-атлар 60,5 яшьтән генә чыгачак.

Юл хәрәкәте

Ун яшьтән дә "карт" булган автобусларда балаларны йөртү тыелачак.

Җиңел машиналарда бала йөртү кагыйдәләренә дә үзгәрешләр керә. Бүгеннән 7 яшькә кадәр булган балалар машинаның бары тик арткы урындыгында гына хәрәкәт итә ала.

Икенчедән, балалар автокреслосының конструкциясе баланың буена һәм авырлыгына туры килергә тиеш. Бу таләп яшь пассажирны юл-транспорт һәлакәте булганда ныграк саклау өчен мөһим.

Өченчедән, 1 гыйнвардан җиде яшькәчә балаларны автомобиль салонында үзләрен генә калдыру катгый тыела. Әти-әниләре берничә минутка киткәндә дә баланы үзләре белән алырга тиеш.

ОСАГО

ОСАГО полисларын сатып алу күпкә җиңеләя - моннан соң аны иминият компанияләренең сайтлары аша гына да рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Полисларның кыйммәтләнүе көтелә.

Торакны хосусыйлаштыру

2017 елның 1 мартыннан торакны бушка хосусыйлаштырып булмаячак. Үзгәрешләр ятим балалар, кырымлылар һәм гаризаны 2005 елга кадәр язучыларга кагылмаячак.

Хезмәт биржасы

Вакытлыча эшсез калган кешеләргә пособие бер ел дәвамында гына бирелә башлачак. Моңа кадәр ул ел ярымга кадәр түләнә иде.

ГЛОНАСС

Россиядә бөтен яңа автомобильләр дә юл-траснопорт һәлакәте турында автомат рәвештә хәбәр итү өчен "ЭРА-ГЛОНАСС" спутник системасы белән җиһазландырылырга тиеш булачак.

Хәрби хезмәт

Чираттагы үзгәреш техникум, көллиятләрдә укучы студентларга кагыла. Көндезге бүлектә белем алучыларга, яшенә карамастан, уку тәмамланганчы хәрби хезмәтне кичектереп тору мөмкин булачак.

"Больничный" кәгазьләре Вакытлыча эшкә яраксызлык турындагы кәгазь электрон вариантта бирелә башлый. Ул автоматлашкан мәгълүмат системасы тарафыннан тутырылачак һәм табибларның электрон имзасы белән расланачак. Алар кәгазьдәгеләре кебек үк көчкә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев