Азнакайлыларга штрафлар түләүдә ташламалар ясала башлады
Мәгълүм булганча, агымдагы ел башыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 20 көн эчендә түләүчеләргә 50 процентлы ташлама ясала башлады. - Аны түләгәндә бары тик кагыйдә бозу турындагы беркетмәнең номерын гына язарга кирәк, банк автомат рәвештә түләү суммасының яртысын гына күрсәтәчәк. Ташламалы вакыт нибары өч атнага якын. Бу очракта түләү...
Мәгълүм булганча, агымдагы ел башыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 20 көн эчендә түләүчеләргә 50 процентлы ташлама ясала башлады.
- Аны түләгәндә бары тик кагыйдә бозу турындагы беркетмәнең номерын гына язарга кирәк, банк автомат рәвештә түләү суммасының яртысын гына күрсәтәчәк. Ташламалы вакыт нибары өч атнага якын. Бу очракта түләү квитанциясенең эшкәртелү вакытын да исәпкә алырга кирәклеген дә искәртеп үтәргә кирәк. Мәсәлән, кеше штрафын 20 нче көнне генә түли икән, кәгазьләр икенче көнне иртән генә эшкәртелгәнлектән, штраф ташлама белән түләнгәнгә саналмый, - ди ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы Илдар Исхаков.
Әмма ташлама дигәч тә, әлбәттә аннан барлык кешеләр дә файдалана алмый. Мәсәлән, исерек килеш машина руле артына утыручылар, транспорт белән "права"сыз идарә итүчеләр, исерек кешегә машина бирүчеләр, медицина тикшерүе узудан баш тартучылар, дәүләт теркәве узмаган транспорт чарасы белән идарә итүчеләр, юл-транспорт фаҗигасен китереп чыгаруда гаепләнүчеләр, светофорның кызыл утына чыгучылар һәм даими тизлек арттыручылар ташламалардан файдалана алмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев