Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә узган Бөтенроссия турнирында, югары урыннар яуладылар

Узган атнада Әлмәт шәһәренең "Татнефть" спорткомплексында Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь революциясе, Почет билгесе орденнары кавалеры, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә милли көрәш буенча яшүсмерләр турниры узды. Республикадагы иң эре хуҗалыкларның берсе булган Н.Токарликов исемендәге хуҗалыкның легендар директоры Зөфәр Газиз улының исеме күпләргә яхшы...

Узган атнада Әлмәт шәһәренең "Татнефть" спорткомплексында Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь революциясе, Почет билгесе орденнары кавалеры, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә милли көрәш буенча яшүсмерләр турниры узды.

Республикадагы иң эре хуҗалыкларның берсе булган Н.Токарликов исемендәге хуҗалыкның легендар директоры Зөфәр Газиз улының исеме күпләргә яхшы таныш. Ул үз чорында авыл хуҗалыгы үсеше, Әлмәт җире терлекчелектә зур уңышлар белән горурлансын һәм бөртеклеләрдән югары уңыш алсын өчен зур эш башкара. Шул ук вакытта ул авыл яшьләре арасында физкультура һәм спортны үстерүгә җитди игътибар бирә.

Үзләренең танылган якташлары Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә әлмәтлеләр унберенче тапкыр спорт турниры уздырдылар. Шунсын билгеләп үтәргә кирәк, быел әлеге ярышлар республика чиген дә узып, Бөтенроссия турнир буларак үткәрелде. Бәйгедә Татарстан көрәшчеләреннән тыш Чувашия, Оренбург өлкәләре һәм Башкортстан Республикасы спортчылары катнашуы аның югары дәрәҗәдә булуы һәм спортчылар арасында нинди урын алып торуы хакында сөйли.

Ярышлар башланыр алдыннан спортчылар һәм кунаклар З. Шәйдуллинның мемориаль тактасына чәчәкләр куйдылар. Ярышларны ачуда исә киң җәмәгатьчелек, Әлмәт районы җитәкчесе Айрат Хәйруллин, танылган җитәкченең хезмәттәшләре, авылдашлары, тормыш иптәше Сәвия ханым, туганнары, улы - Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты.

- Яшүсмерләр арасында үткәрелүче турнир республиканың гына түгел, башка төбәкләрнең дә яшь спортчылары арасында елдан-ел популярлык казана, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Әлмәт районы башлыгы. - Соңгы елларда республикада татар көрәшенә игътибар артты. Ярышта катнашучыларның саны артуы да әнә шул хакта сөйли.

Халкы күңелендә якты хисләр, җирдә матур эз калдырган шәхес, хезмәттәге уңышлары белән бергә, үзе кебек тырыш, халыкка хезмәт итүче балалар да үстерә алган.

- Әти безнең өчен һәрчак үрнәк булды: әти буларак та, эш кешесе, спорт сөюче буларак та, - ди Марсель Шәйдуллин. - Бүген әтиебез үрнәгендә тырышып эшлибез. Мондый турнирлар безнең өчен чын-чынлап гаилә бәйрәме булып тора һәм әлеге эшне без туктатырга тиеш түгел. Көрәш - ул безнең тормышыбыз, тарихыбыз. Әлбәттә һәр кеше профессиональ көрәшче була алмый. Әмма һәр яшь малай кечкенә чагында көрәш, гомумән, спорт белән шөгыльләнергә тиеш, бу аның характерын тәрбияләячәк, олы тормышка, сынауларга әзерләячәк…

Тантанада катнашучы ТРның "Көрәш" федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин да үзенең чыгышында әлеге бәйгенең әһәмиятен билгеләп үтте һәм аны оештыручы Шәйдуллиннар гаиләсенә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткереп, федерация бүләкләрен тапшырды.

Турнирда 22 команда составында 200 яшүсмер бил алышты.

Берьюлы ике келәмдә барган бәйгене тамашачылар зур кызыксыну белән, тын да алмый күзәтте: турнир батыры исеменә кем лаек булыр?

Әлеге турнирда Азнакайдан ике дистәдән артык яшь көрәшче бил алышты. Булат Гарипов үз авырлык категориясендә өченче урынга лаек булса, Равил Сабирҗанов һәм Айгиз Вахитов пьедесталның беренче баскычына күтәрелде. Әлбәттә, бер генә спортчыга да җиңү җиңел бирелми. Пьедесталның югары баскычына менгәнче "җиде кат тир чыгарырга" кирәклеге утырып тамаша кылганнарга да сизелде.

Әнә Равил Сабирҗанов көрәш белән 6 яшьтән шөгыльләнә икән. Тренеры Айрат Миңнегалиев кул астында әлеге спорт серләренә төшенүче яшүсмер бик күп дәрәҗәле бәйгеләрдә призлы урыннар яулап килә.

Турнирда азнакайлылар команда зачетында өченче призлы урынга чыгып, җиңүче пьедесталында кубокка лаек булды. Беренче, икенче урыннарга әлмәтлеләр һәм актанышлылыр чыкты.

Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә узган Бөтенроссия турнирында, югары урыннар яуладылар