Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар Закир Шабһан белән очраштылар

Азнакай район китапханәсендә күңелле кичәләр һәрдаим булып тора. Ерак араларны якын итеп башкалабыздан да, тирә-як шәһәрләрдән дә танылган язучылар, артистлар, сәнгать әһелләре килеп, кабатланмас мизгелләр бүләк итәләр. Әле менә шушы көннәрдә халкыбызның моңлы сандугачы Закир һәм аның тормыш юлдашы Гөлүсә Шаһбаннар белән искиткеч очрашу оештырылды. Яшь шагыйрә Гөлүсә Шаһбан "Кабатланмас...

Азнакай район китапханәсендә күңелле кичәләр һәрдаим булып тора. Ерак араларны якын итеп башкалабыздан да, тирә-як шәһәрләрдән дә танылган язучылар, артистлар, сәнгать әһелләре килеп, кабатланмас мизгелләр бүләк итәләр.

Әле менә шушы көннәрдә халкыбызның моңлы сандугачы Закир һәм аның тормыш юлдашы Гөлүсә Шаһбаннар белән искиткеч очрашу оештырылды. Яшь шагыйрә Гөлүсә Шаһбан "Кабатланмас безнең сөюләр" исемле шигырьләр җыентыгын тәкъдир итте.

Татар хатын-кызларының сабырлык, мөләемлык, ихласлык, чибәрлек кебек асыл сыйфатларын үзенә туплаган бу ханымга карап, аның эчкерсез шигырьләрен тыңлап бер соклансак, Закир әфәнденең кабатланмас моңлы җырларын тыңлап тагын бер кинәндек! Бик озакка җитәрлек хис һәм тойгылар белән таралыштык бу кичәдән. Ә бөтен зал белән татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел"җырын башкару ямь өстенә ямь булды.

Гөлчәчәк Садретдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар Закир Шабһан белән очраштылар