Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Азнакайлылар юлда йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән өйрәнәләр. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Соңгы елларда районда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да арта. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм киметү максатында, 15 нче "Алтын балык" балалар бакчасының өлкән...
Соңгы елларда районда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да арта. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.
Юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм киметү максатында, 15 нче "Алтын балык" балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Елена Ханиева "Юллар хәвефсез булганда, кышлар да күңелле үтә" исемле профилатик чара үткәрде. Анда гимназиянең яшь юл инспекторлары да катнашып, сабыйларга юл хәрәкәте кагыйдәләре хакында сөйләде. Аннан соң мәктәпкә әзерләнү төркеменә йөрүче балалар юл кагыйдәләрен белү буенча белемнәрен сынады. Җиңүчеләргә ЮХИДИ бүлеге начальнигы Сирин Райманов һәм «ТР юл хәрәкәте куркынычсызлыгы програмаларын финанслаштыру дирекциясе» Азнакай филиалы начальнигы Альмира Сәгъдәтуллина яктылык кайтаручы элементлар тараттылар.
Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча нәтиҗәле эш алып барган өчен балалар бакчасы коллективына бүлекнең Мактау грамотасы да тапшырылды.
Илдар Исхаков, ЮХИДИ идарәсенең пропаганда буенча инспекторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев