Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар язгы су китүләргә әзерләнә

Кояш көннән-көн ягымлырак елмая. Гөрләвекләр ага, елгаларда боз эри. Әлбәттә, мондый чорда ташу, су басулар куркынычы тумый калмый. Район күләмендә аңа хәзерлек эшләре ничек бара? Халык арасында аңлату тиешенчә уздырыламы? Бәла-каза булган очракта кешеләрне куркынычсыз урынга эвакуацияләү чарасы күреләме? Әлеге сораулар белән янгын сагының Азнакай гарнизоны начальнигы Рөстәм Хәйруллинга мөрәҗәгать...

Кояш көннән-көн ягымлырак елмая. Гөрләвекләр ага, елгаларда боз эри. Әлбәттә, мондый чорда ташу, су басулар куркынычы тумый калмый. Район күләмендә аңа хәзерлек эшләре ничек бара? Халык арасында аңлату тиешенчә уздырыламы? Бәла-каза булган очракта кешеләрне куркынычсыз урынга эвакуацияләү чарасы күреләме? Әлеге сораулар белән янгын сагының Азнакай гарнизоны начальнигы Рөстәм Хәйруллинга мөрәҗәгать иттек.

- Быел белгечләр андый катаклизмнар булмас дип фаразлый. Әмма, без уйлаган белән генә мени ул... Һава торышы һаман киреләнә: әле җебетә, әле кар ява, йә бөтенләй суытып җибәрә. Мәгълүм булганча, ташуга берничә фактор йогынты ясый - туфракның туң булуы, сулыклардагы боз калынлыгы, явым-төшем күләме. Явым-төшем быел шактый күп булса да, күрсәткечләр нормада. Безнең район авылларына су басу куркынычы янаучы - Ык елгасы. Быел ул артык күтәрелмәс дип ышанабыз. Ләкин барыбер дә хәзер торырга, алдан саклык чаралары күрергә кирәк. Районда Ык буе зонасына 10 торак пункты керә. Ә бу 220 йорт дигән сүз. Ташкынга каршы чаралар күрү буенча районда оператив комиссия төзелде. Елга буе зонасы махсус күзәтү астында. Су күтәрелеше сизелсә, халыкны эвакуацияләү буенча план эшләнде, өйрәнүләр уздырылды. Һәр оешма-предприятие, ведомстволар әлеге мөһим чарага җаваплы карарга, мөмкинлектән чыгып транспорты, эшче көчләр белән ярдәм итәргә тиеш. Һәм эш шулай оештырыла да. Бигрәк тә район һәм шәһәр депутатлары актив эшчәнлек алып бара. Нефтьчеләр территорияләрне чистарту, судан арындыру эшләрендә куәтле техника белән ярдәм итәләр.

Бу чорда иң әһәмиятлесе - халык арасында аңлату эшләре алып бару, су баскан очракта, вакытлы тору урыннарын әзерләү. Елга тирәләрендә яшәгән кешеләргә аеруча сак булырга кирәк. Зур су басулар була калса, эвакуация өчен нибары 4 сәгать вакыт кала. Кайберәүләрнең эвакуациядән баш тарту очраклары бар. Шуңа күрә авыл җирлекләре башлыклары һәм башка җаваплы идарәлек вәкилләре халык җыеннары җыярга, үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында аңлату эшләре алып барырга, моның никадәр мөһим икәнен алдан ук халыкка җиткерелергә тиеш.

Ташкын, су баскан очракта һәркем үз милкен һәм матди байлыкларын, терлекләрен саклау чараларын алдан ук кайгыртып куярга бурычлы. Документлар һәм башка кыйммәтләрне әйберләрне су үтмәслек итеп төреп, җыйнап кую, йортның өске катына күчерү, җылы, су үтмәслек киемнәр, йөзү җайланмалары әзерләп кую зарур. Су торак йортларга якынайса, электрүткәргечләрен челтәрдән өзәргә онытмыйк.

Шәһәр җирлегендә дә йорт хуҗалары кар сулары акканын, су басканын көтеп тормыйча, үз территориясен кардан чистартырга, суүткәргеч канаулар казып, кечкенә дамбалар өю кебек саклык чаралары күрергә тиеш. Бер-беребезгә игътибарлы, сак һәм хәзерлекле булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар язгы су китүләргә әзерләнә