Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар ярминкәдә үз җирлегебездә җитештерелгән ризыкның тәмен татып карады

Узган шимбәдә шәһәребезнең Татарстан мәйданында һәм Актүбә бистәсендә чираттагы ярминкә узды. Азнакайлылар бик теләп үз районыбызда җитештерелгән продукцияне сатып алдылар. Чит илләрдән килгән ялтыравыклы каплардагы арзанлы, төрле тәмләткечләр, буяулар, озак саклансын өчен әллә нинди кушылмалар белән "баетылган" ризыклардан аермалы буларак, районыбызда җитештерелгән икмәк, ит-сөт һәм башка ризыклар тәмлерәк тә, файдалырак...

Узган шимбәдә шәһәребезнең Татарстан мәйданында һәм Актүбә бистәсендә чираттагы ярминкә узды.

Азнакайлылар бик теләп үз районыбызда җитештерелгән продукцияне сатып алдылар. Чит илләрдән килгән ялтыравыклы каплардагы арзанлы, төрле тәмләткечләр, буяулар, озак саклансын өчен әллә нинди кушылмалар белән "баетылган" ризыклардан аермалы буларак, районыбызда җитештерелгән икмәк, ит-сөт һәм башка ризыклар тәмлерәк тә, файдалырак та, экологик яктан да чиста шул.

Сатып алучыларга бу көнне үз җирлегебездә җитештерелгән ризыкның тәмен татып карарга, кызыксынган сорауларга җаваплар алырга мөмкинлек туды.

Шәһәребездә ярминкәләр көннән-көн баерак, күңеллерәк, оешканрак төс ала. Ярминкә мәйданы иртәдән алып кичкә кадәр гөр килеп торды. Киң ассортиментта экологик чиста азык-төлек, чәй өстәлләре, күңелле музыка авазлары сатып алучыларны үзенә тартты.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

* * *

Өлкәннәр айлыгы барышында район һәм шәһәр яшьләре дә игелекле эшләрдән читтә калмый. Олы яшьтәге буын вәкилләренә хөрмәт билгесе итеп, ярминкәдән алынган азык-төлекне фатирларга кадәр илтеп бирү - матур традициягә әверелде.

Бу эшне Лениногорск политехник колледжының Азнакай филиалы студентлары: Илнур Абдуллин, Илгиз Гәрәев, Морат Хәлиуллин, Ленар Сабитов, Артур Ануфриев, Айрат Гыйләҗев, Радик Миңнуллин, Илмир Нигъмәтуллин, Нияз Вәлиуллин башкарып, өлкәннәрне шатландырды (укытучылары - Равил Габитов).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар ярминкәдә үз җирлегебездә җитештерелгән ризыкның тәмен татып карады