Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар Ураза гаетен зурлап бәйрәм итте

5 нче июль көнне, шәһәр һәм район мөселманнары ислам дөньясындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Ураза гаетен зурлап бәйрәм итте. Бәйрәм чарасы иртәнге сәгать алтыда имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллинның вәгазе белән башланып китте, ә инде сәгать җидедә шәһәребез һәм районыбызның һәрбер мәчетендә Гает намазлары укылды, моңлы тәкъбирләр әйтелде. Ак мәчеткә...

5 нче июль көнне, шәһәр һәм район мөселманнары ислам дөньясындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Ураза гаетен зурлап бәйрәм итте.

Бәйрәм чарасы иртәнге сәгать алтыда имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллинның вәгазе белән башланып китте, ә инде сәгать җидедә шәһәребез һәм районыбызның һәрбер мәчетендә Гает намазлары укылды, моңлы тәкъбирләр әйтелде.
Ак мәчеткә мөселманнарны бәйрәм белән котлау өчен район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов та килгән иде. Ул җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләп, илләребезгә муллык, һәрбер гаиләгә татулык-иминлек теләде. Шыгрым тулы мәчеттә Гает намазы укылганнан соң, халык өйләренә гаиләләрен котларга ашыкты.
Сәгать унда исә хакимият тарафыннан Акчарлак ресторанында 130 кешелек бәйрәм табыны әзерләнгән иде.
Ай буе Ураза тотып, тәравих намазларына йөргән әби-бабайларыбыз, апа-абыйларыбыз мул табыннар артына җыелышып Коръән укыдылар, вәгазьләр тыңладылар.
Мәҗлес ахырында: "Киләсе елларда да Аллаһ Тәгалә барыбызга да Рамазан айларында кабат очрашырга һәм бергә-бергә Уразалар тотарга насыйп итсен иде", - дигән теләкләр теләнде.
Көннең икенче яртысында «Иман» яшь мөслимәләр үзәге табигать кочагында яшь гаиләләр һәм балалар өчен бәйрәм оештырды. Әлеге бәйрәмдә 30 гаилә һәм 76 бала катнашты. Алар төрле уеннарда көч сынашып, бүләкләр отты, учакта пешкән ризыклар белән сыйланды.

Мохтаҗлар да игътибардан читтә калмады: мәчеткә кергән фытыр сәдакасына ризык тутырылган 100 пакет таратылды. Хәерле эшләр, дәвамлы гамәлләр булсын!

Алсу Фролова, мөхтәсибәт үзәге хәбәрчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар Ураза гаетен зурлап бәйрәм итте