Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, укучыбыз тәкъдим итә! Бананның кабыгы да файдалы

Узган җомга саннарының берсендәге киңәш-табышлар битендә газета укучыбыз Фәридә Шәйдуллинаның чәк-чәк рецептын биреп, яңа рубрикабызга нигез салган идек. Бүген исә сүзне штаттан тыш хәбәрчебез Нәфис Әхмәткә бирәбез. Аның "экзотик" рецептлары буенча ризык хәзерге кризис чорында арзанга да төшә, җайлы да, тиз дә әзерләнә, иң мөһиме - организм өчен дә файдалы....

Узган җомга саннарының берсендәге киңәш-табышлар битендә газета укучыбыз Фәридә Шәйдуллинаның чәк-чәк рецептын биреп, яңа рубрикабызга нигез салган идек. Бүген исә сүзне штаттан тыш хәбәрчебез Нәфис Әхмәткә бирәбез. Аның "экзотик" рецептлары буенча ризык хәзерге кризис чорында арзанга да төшә, җайлы да, тиз дә әзерләнә, иң мөһиме - организм өчен дә файдалы. Тикмәгә генә ул алтмыш яшендә дә егетләр кебек җитез, шат күңелле түгелдер, әйдәгез, серен без дә белик әле.

Банан - калийга бай җимеш

Бананның сыйфатлы кабыклысын, сап-сары яки яшькелтен сайлап алырга кирәк. Кабыгын әрчеп яхшылап юасың да, шакмаклап турыйсың. Кызган табада, майсыз гына, әчесе беткәнче - 7- 8 минут, болгатып торып, кыздырып аласың. Аннары инде өстенә рапс, киндер яки зәйтүн мае салып, бераз гына алма серкәсе яки лимон кислотасы бөркеп (тоз урынына), болгатып, 10 минут чамасы пешереп аласың. Калийга бай бу үсемлек бик файдалы, ашарга да тәмле - ул кыздырылган гөмбәне хәтерләтә.

Бөтен витамин - яшелчәдә

Кишер, чөгендер, топинамбур һәм 2 бүлемтек сарымсакны кыргычтан уып, чистартылмаган көнбагыш мае, чак кына тоз салып болгатасың. Менә дигән салат була. Бөтен витаминнар да саклана, тәмле дә. Диабетлыларга ул аеруча файдалы.

Нәфис Әхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар, укучыбыз тәкъдим итә! Бананның кабыгы да файдалы