Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, тупыл мамыгыннан сак булыгыз!

Озак вакытлы коры, эссе һава торышы булганда тупыл мамыгы янгын чыгу куркынычы китереп чыгара. Быел әлегә андый куркыныч юк кебек, яңгырлар явып кына тора. Әмма сак булу зыян итмәс. Чөнки аз гына очкын булганда да, мамык дары шикелле кабынып китә һәм зур тизлек белән яна башлый. Тупыл мамыгы белән малайлар...

Озак вакытлы коры, эссе һава торышы булганда тупыл мамыгы янгын чыгу куркынычы китереп чыгара. Быел әлегә андый куркыныч юк кебек, яңгырлар явып кына тора. Әмма сак булу зыян итмәс. Чөнки аз гына очкын булганда да, мамык дары шикелле кабынып китә һәм зур тизлек белән яна башлый. Тупыл мамыгы белән малайлар да уйнарга ярата. Шуңа да әти-әниләргә балаларына бу хакта гел искәртеп, күзәтеп торырга кирәк. Тупыл мамыгы тиз янып бетә, әмма коры үлән, агач кабынып китү өчен шул да җитә. Фаҗигаләр килеп чыкмасын өчен янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү кирәк.

Балконнарны кирәксез әйберләрдән чистартыгыз, анда тиз янып китә торган һәм ягулык әйберләрен саклау тыела. Тупыл мамыгы ачык тәрәзәләргә дә очып керә, ә кечкенә генә очкын зур фаҗигаләргә китерә.

Янгын куркынычы зур булу чорында тупыл мамыгы җыелып торган җирләрне, аеруча агач корылмалары янын даими рәвештә чистартып торырга; чүп-чар якмаска; территориядә сулы кисмәк, беренче янгын сүндерү җыелмасы (көрәк, багор, чиләк, янгын сүндергеч һәм башкалар) булган щит урнаштырырга кирәк.

Янгыннарны кисәтү сүндерүгә караганда җиңелрәк булганын онытмагыз! Янгын чыгу очрагы булуга 01, кәрәзле телефоннан 101 номерын җыеп хәбәр итегез!

Равил ХӨСӘЕНОВ, өлкән инспектор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев