Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар төтен өчен 200 000 сумга кадәр штраф түлиячәк

Көзен, бәрәңгеләрне алгач, бакчалар өстендә куе булып күтәрелгән төтен болытлары барлыкка килә. Әйе, хуҗалар кышка бакчаларын чистартып, чүп-чарларны яндыралар. Тиз дә, арзан да бит. Әмма, алар мондый "арзанлы" эшнең тирә-юньне пычратуы, кешеләрнең сәламәтлегенә ныклы зыян салуы турында уйлыйлар микән? Нәкъ менә шундый битарафлык аркасында бакча участокларында янгын чыгу очраклары да...

Көзен, бәрәңгеләрне алгач, бакчалар өстендә куе булып күтәрелгән төтен болытлары барлыкка килә. Әйе, хуҗалар кышка бакчаларын чистартып, чүп-чарларны яндыралар. Тиз дә, арзан да бит.

Әмма, алар мондый "арзанлы" эшнең тирә-юньне пычратуы, кешеләрнең сәламәтлегенә ныклы зыян салуы турында уйлыйлар микән? Нәкъ менә шундый битарафлык аркасында бакча участокларында янгын чыгу очраклары да еш булып тора.

Шуңа да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре катгый сакланырга тиеш. Учакларны бары тик төзелешләрдән 50 метр читтә генә ягарга рөхсәт ителә. Утны бер генә минутка да күзәтүсез калдырмаска, соңыннан су сибеп яки ком белән ахыргача сүндерергә кирәк. Ишек аллары, йорт яны участоклары, тиз янып китүчән төзелешләр янында учак ягу катгый тыела. Шәхси йорт алды мәйданнарында су тутырылган мичкә яки ут сүндергечләр булырга тиеш.

"Торак - 2013" профилактик күзәтү операциясе чикләрендә алга таба да Азнакайда рейдлар уздырылачак, ә кагыйдә бозучылар исә административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.4 маддәсе, 1 өлеше буенча җавапка тартылачак.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакламаучы гражданнарга - 1000-1500; җаваплы кешеләргә - 6000 - 15 000; ә юридик затларга - 150 000нән 200 000 сумга кадәр штраф салына.

Равил ХӨСӘЕНОВ, Азнакай муниципаль районы буенча күзәтчелек бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар төтен өчен 200 000 сумга кадәр штраф түлиячәк