Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар татар теленә багышланган видеороликлар бәйгесендә катнашып, планшет ота ала

Телгә мәхәббәт аңлаткан видеоязма төшереп, кыйммәтле бүләкләргә ия булырга мөмкин. (Казан, 3 гыйнвар, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Интернетта татар телен үстерүне һәм аның кулланылышын киңәйтүне максат итеп куйган яңа конкурс башланды. Бу хакта "Татар-информ"га бәйгенең оештыручылары - "Минем яраткан татар телем" проекты авторы, журналист Әлфия Бәдретдинова һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче...

Телгә мәхәббәт аңлаткан видеоязма төшереп, кыйммәтле бүләкләргә ия булырга мөмкин.

(Казан, 3 гыйнвар, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Интернетта татар телен үстерүне һәм аның кулланылышын киңәйтүне максат итеп куйган яңа конкурс башланды. Бу хакта "Татар-информ"га бәйгенең оештыручылары - "Минем яраткан татар телем" проекты авторы, журналист Әлфия Бәдретдинова һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татар эшмәкәре Исмәгыйль Шәңгәрәев хәбәр итте.

Конкурста катнашу өчен татар теленә мәхәббәт аңлатып, видеоролик төшерергә кирәк. "Видеога карата чикләр юк, аны ничек эшләү бары сезнең фантазиядән генә тора", - дип аңлата оештыручылар. Әзер видеороликны Instagram соцчелтәренә #минтатартеленяратам хэштэгы белән кертү сорала. Шулай ук, бәйге шартлары буенча, анда катнашучылар инстаграмда @MinemYaratkanTatarTelem @ismagil_shangareev_ аккаунтларына язылырга тиеш.

Конкурска йомгак быел 21 февраль, Халыкара туган телләр көненнән соң ясалачак.

Бәйге башлану уңаеннан, оештыручылар видеомөрәҗәгать тә яздырган. "Татар халкы кайда гына яшәмәсен, үз ана телен онытмаска тырыша. Безнең өчен татар теле, ана теле - иң ләззәтле, баллы, балдан да тәмлерәк", - ди Исмәгыйль Шәңгәрәев. Бәйгенең максаты дип оештыручылар телне, милләтне, гореф-гадәтләрне саклауны атый.

Бәйгедә җиңүчеләргә бүләкләр дә каралган. 1 урын алучыга планшет һәм телефон, 2-3-4-5 урыннарга планшетлар, 6-7-8-9-10 урыннарга телефоннар биреләчәк.

ВИДЕО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Интернетта татар теленә багышланган видеороликлар бәйгесе башланды