Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар су коенырга кайда йөри микән?

Мондый эссе көннәрдә вакыты булган һәркем су буена ашыга, су коенып, кызынып калырга ашыга. Шул ук вакытта Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре суда һәм су буенда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлегенә игътибарны юнәлтә. Иминлек таләпләрен санга сукмау еш кына аянычлы төгәлләнә бит. Коену сезонында сулыкларда батып үлүчеләр саны юл-транспорт һәлакәтләрендә һәм...

Мондый эссе көннәрдә вакыты булган һәркем су буена ашыга, су коенып, кызынып калырга ашыга. Шул ук вакытта Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре суда һәм су буенда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлегенә игътибарны юнәлтә. Иминлек таләпләрен санга сукмау еш кына аянычлы төгәлләнә бит. Коену сезонында сулыкларда батып үлүчеләр саны юл-транспорт һәлакәтләрендә һәм янгыннарда вафат булучылар саныннан гына калыша. 18 нче июнь, җомга көнне үзебезнең Азнакай районының Карамалы бүәсендә дә яшь кенә ир-ат суга батып үлә. Тиешсез урыннарда су коенуның нәтиҗәсе әнә шулай гаять хәвефле булырга мөмкин. Авыл җирлекләре башлыклары, җаваплы оешмалар тыелган урыннарда «Су коену тыела!» дигән "тамга"лар куерга тиешләр. Әмма, гадәттә, халыкны ул да куркытмый. Тик махсус билгеләнгән урыннарда гына коенырга кирәклеген онытмасак иде. Безнең районда Азнакай шәһәренең "Юбилейный" паркындагы, Актүбә бистәсендәге бассейн, Күктәкә бүәсеннән кала, башка сулыкларда су керү рөхсәт ителми. Азнакайлылар су коенырга йөри микән? Без су керүчеләрнең фикерләре белән дә уртаклаштык:

Ирина:

- Без еш кына Ык елгасына су коенырга йөрибез. Куркыныч, агым да көчле инде. Бәрәңге, чүп утаганнан соң бу кадәр эсседә суга керми хәл юк. Сак кына, кагыйдәләрне саклап, бик тирәнгә кермәгәндә куркыныч түгел дип уйлыйм. Бу матур урынга халык бик күп йөри, балык та тоталар.

Альбина, Айнур:

  • Азнакайның "Юбилейный" су коену бассейнында да бик рәхәт бит. Нигә әллә кайларга барып йөрергә? Бөтен шартлар тудырылган. Бер куркыныч та юк. Көненә берничә тапкыр барып кайтсаң да була.

Резеда ханым, хуҗабикә:

  • Мондый рәхәт, эссе көннәрдә бер рәхәтләнеп су кереп, ял итеп каласы килә дә бит, вакыт юк. Бәрәңгесен кәтмәнлисе, печән хәзерлисе бар. Җитмәсә бәрәңгене корт басты, аннан җиләк-җимеше өлгерә.

Нәсимә:

  • Кичә Чалпы авылы янындагы бер бүәгә бардык әле. Суының чисталыгы, төбе күренеп тора. Сакланып кына керсәң, бер дә куркыныч түгел.

Ринат:

  • Гел дә су керергә генә димәгән бит. Елга буенда, күләгәдә утыруы да рәхәт. Тормыш иптәшем белән якын-тирә: Әгерҗе, Сәпәй авылы бүәләре янына барып утырабыз.

Сораштырды: Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар су коенырга кайда йөри микән?