Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Азнакайлылар, сезгә гаҗәеп җәнлек – куян дөньясын ачабыз
Куян ите турында · Куян итенең файдалы сыйфатлары дүрт айга кадәр генә саклана, аннан соң анда нитратлар һәм башка төрле зарарлы матдәләр туплана башлый. · Куян ите тавык ите кебек йомшак. Аны ашказаны һәм уникеилле эчәк, ашказаны асты бизе хроник авырулары вакытында ашарга тәкъдим ителә. · Куян ите организмга эләккән...
Куян ите турында
· Куян итенең файдалы сыйфатлары дүрт айга кадәр генә саклана, аннан соң анда нитратлар һәм башка төрле зарарлы матдәләр туплана башлый.
· Куян ите тавык ите кебек йомшак. Аны ашказаны һәм уникеилле эчәк, ашказаны асты бизе хроник авырулары вакытында ашарга тәкъдим ителә.
· Куян ите организмга эләккән радиацияне киметә.
Ә сез беләсезме?
· Куяннарның 60тан артык токымы билгеле. Кайбер төрләренең авырлыгы 6 килограммга җитә. Алар 60 процент чиста ит бирә.
· Куяннар тиз үрчи, кайбер токымнары елына 40-50 бала китерә.
· Балалы куяннарга силос бик файдалы, ул сөт чыганагы булып тора.
· Куяннар тирес өстендә утырмый, йомышларын теләсә кайда түгел, ә билгеле бер урында гына үти.
Куянчылар кайда "үрчи"?
Чит илләргә килгәндә, куянчылык белән шөгыльләнү Франция, Италия, АКШ, Бөекбритания, Венгрия, Польша, Болгариядә нык популяр. Куян итенең дөньядагы иң эре җитештерүчесе - Италия (1990 елда 300 мең тонна), икенче урында - Франция (150 мең тонна). CCCРда исә, куянчылык белән 1925 елда шөгыльләнә башлаганнар. Беренче 15 мең токымлы озын колакны Иосиф Сталин Көнбатыш Европадан кайтарткан.
1964 елдан бирле Бөтендөнья фәнни куянчылык ассоциациясе яшәп килә (Парижда). Ул куяннарны һәм куянчылыкны өйрәнүче дистәләгән илне берләштерә, әлеге өлкәдәге мәгълүматны тарата. Бу ассоциациянең Русия бүлеге 2004 елда булдырылган.
Бу кызыклы...
Кытай әдәбиятында куян - алиһә Чан-эның Айдагы ярдәмчесе. Шулай ук куяннар Кытай календаренең бер йолдызнамәсе дә булып тора.
Япон мифологиясе буенча да куяннар Айда яши. Анда алар моти - дөгедән кабымлык ясау белән шөгыльләнә.
Ә менә Вьетнам календарендә куянны мәче белән алыштырганнар. Чөнки куяннар Вьетнамда яшәми.
Куяннардан иң зур зыянны Австралия күрә. 1859 елда бу илгә 16 куян кайтаралар һәм алар үрчеп, 1900 елда 20 миллион башка җитә. Үләнне ашап, алар сарыкларга һәм башка эре терлеккә конкуренция тудыра. Австралиялеләр төлке һәм көзәннәр кайтартып, аларга каршы җитди көрәш башлый. Иң яхшы нәтиҗәне миксоматоз дигән вируслы авыру бирә. Куяннарның 90%ы шуннан кырыла. Ләкин озын колаклар проблемасы Австралиядә әле дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев